Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова: "Тамашачы буларак фестивальдән канәгать калдым, ләкин оештыручы буларак үзгәртәсе килгән әйберләр булды"
20 июльдә район тарихында беренче тапкыр “Сөлгеле капка” фольклор фестивале оештырылды. Ул Ташкичү авылында үтте.
Чыннан да, искиткеч матур, кызыклы һәм күңелле чара булды ул. Катнашучыларның барысы да милли костюмнардан – үзе бер күңелгә дә, күзләргә дә рәхәт. Көне буе гармун тавышы тынмады, халык көйләре яңгырады.
Татар гына түгел, дус булып, иңне-иңгә куеп яшәгән башка милләт халыклары җырларын тыңлап, биюләрен карап хозурлану мөмкинлеге туды. Фольклор фестивален үткәрү идеясе каян килеп чыккан? Ни өчен нәкъ менә Ташкичү җирлеген сайлаганнар? Милли рух таратучы бу халыкчан бәйрәмне оештыруның максаты нидә? Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова белән әңгәмәбез шул хакта.
– Ташкичү авыл мәдәният йортында эшләп килүче “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева) коллективы район мәдәният идарәсенә фестиваль үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы булуын исәпкә алып, без чараны гореф-гадәтләр, йолалар белән бәйләргә теләдек һәм фольклор фестивале үткәрергә уйладык. Безнең бу теләкне мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов һәм район Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязанов күтәреп алды. Аларга бик зур рәхмәт. Ташкичү авыл мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Мәгъсүмова белән сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиевага да рәхмәт. Үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, иҗат дөньясында актив кайнаучы хезмәткәрләр алар.
–Районда бик күп ансамбльләр эшләп килә. Халык исеменә лаек булганнары, республикакүләм танылганнары белән беррәттән ишетелмәгән, күрмәгәннәре дә күп. Әмма алар бар. Шул исәптән фольклор ансамбльләре дә. Барысына да үзләрен күрсәтергә мөмкинлек туды, димәк.
–“Сөлгеле капка”да башта үзебезнең райондагы иҗат коллективлары гына катнашыр, дип уйлаган идек. Ләкин фестиваль хакында социаль челтәргә мәгьлүмат куйгач, ул киң колач җәйде. Катнашырга теләк белдерүчеләрдән 40тан артык гариза килде. Әтнә, Мамадыш, Биектау, Яшел Үзән районнарыннан һәм Мари Иле рес-публикасы, Казан шәһәреннән килгән иҗат коллективлары да булды. 200дән артык кеше килде. Коллективлар “Халык җыры”, “Халык биюе”, “Инструменталь башкару”, “Фольклор этнографик күренеш” номинацияләрендә чыгыш ясадылар.
– Димәк, фестиваль нигездә халык иҗатына багышланган?
– Аның максаты да шул иде. Фестиваль татар мәдәниятен сак-лау, районыбыз халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халкыбызның бай халык авыз иҗатын, рухи мирасын ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җыр-биюләрен сак-лап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү, иҗади тәҗрибә уртаклашуны күздә тотып уздырылды.
– Фестиваль “Сөлгеле капка” дип атала. Ни өчен шундый исем куйдыгыз һәм ул нәрсәне аңлата?
– Фестивалебезнең символы булган сөлге халкыбызның көнкүрешендә, көндәлек тормышында, йолаларында урын алган, җырларга кергән. “Сөлгеле капка” исеме бик уңышлы килеп чыкты. Чарада катнашучылар да төрле төстәге кыйммәтле җепләр белән укалап чигелгән сөлгеләргә тиң иделәр. Матурлар, затлылар һәм халкыбыз мирасын үстерүчеләр.
– Мари Иленнән дә коллективлар катнашты, дидегез. Димәк, чара ызандаш республикалар халыклары дуслыгын да үз эченә алган. Күршеләр булып яшибез, кулга-кул тотынып иҗат итәбез.
– Әйе. Мари Иле республикасыннан килгән “Тулган ай”, “Шийгорно”, “Олык марий” фольклор коллективлары, “Сардаял сем”, “Таң йолдызы” вокаль ансамбльләренең чыгышы аеруча күңелдә калды. Алар милли киемнәрдән үз халыкларына хас йолаларны күрсәттеләр.
– Бик бай эчтәлекле программа төзегәнсез. Мәйданда җыр-бию белән генә чикләнеп калмаган, сәяхәтләр белән баетылган, авыл тарихына да игътибар юнәлтелгән. Бу алдан уйланылган план идеме?
– Катнашучылар өчен күңелле, бай эчтәлекле программа әзерләргә тырыштык. Истә калырлык чара булсын, дидек. Фестивальгә килүчеләрне Ташкичү мәдәният йортында “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбле җыр-биюләр белән каршы алды. Авыл мәктәбенә мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани музеена сәяхәт кылдык. Шулай ук килгән кунакларны данлыклы Ташкичү мәчете, аның тарихы, эшчәнлеге белән таныштырдык. Авылның табигате бик матур, шуңа күрә фес-тиваль узган мәйданга барлык катнашучылар җырлашып, җәяү төште. Бик матур күренеш булды. Мәйданда фестивальгә килгәннәрне учакта пешкән тәмле пылау белән сыйладык, көн дәвамында уен мәйданчыклары һәм сәүдә нокталары эшләп торды. Монда матди ярдәм күрсәтүче иганәчеләрне, авыл халкын һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллинның хезмәтен билгеләп узмый мөмкин түгел.
– Ләйлә, бу чара районда беренче тапкыр узды бит. Сезнең хезмәт күп керде. Оештыручы буларак ул сездә нинди тәэсир калдырды?
–Тамашачы буларак фестивальдән канәгать калдым, ләкин оештыручы буларак үзгәртәсе килгән әйберләр булды. Чарада аерым чыгыш ясаучылар күп иде. Фольклор фестиваль булгач, күбрәк күмәк коллективларны күрәсем килде. Киләчәктә ул ягын да исәпкә алырбыз. Фестивальнең, иң беренче чиратта, тәҗрибә туплау мәйданы булуын аңладым. “Бездә дә шундый чара оештырырга һәм шулай эшләргә кирәк”, – дип килеп әйтүчеләр булды. Башкалар бездән үрнәк ала икән, димәк, фестиваль аша үзебезне күрсәтә алганбыз. Фестивальдә яшьләрнең катнашуы сөендерде. Дөресен әйтәм, фольклор фестиваль булгач, гореф-гадәтләр һәм йолаларны өлкән буын вәкилләре генә күрсәтер дип уйлаган идем. Аларның күбесе “Инструменталь башкару”, “Халык биюе” номинациясендә чыгыш ясады, фольклор күренешләрдә дә катнаштылар. Коллективларга да, аерым чыгыш ясаучыларга да – барысына да диплом, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
–“Сөлгеле капка”ны традициягә кертеп, ел саен уздыру фикере тумадымы?
–Чараны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина катнашты. Район җитәкчелеге тарафыннан “Сөлгеле капка” фольклор фестиваленә зур игътибар бирелүе безнең өчен бик мөһим. Үзенең чыгышында ул фестивальнең дәвамлы булуын теләде. Без, оештыручылар, да әлеге фестивальнең алга таба да булуын, киләчәктә тагын да камилләшеп үтүен телибез. Катнашучыларның рәхмәт сүзләре, уңай фикерләре безгә нык тәэсир итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев