erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча Мәдәният йортында район башлыгының чыршы бәйрәме үтте

Чыршы бәйрәмендә

27 декабрь көнне Арча Мәдәният йортында район башлыгының чыршы бәйрәме үтте.

 

Анда район мәктәпләре, балалар бакчаларыннан иң актив, иң тырыш, һәр эшкә өлгер, сәләтле балалар чакырылган иде. Гадәттәгечә, бәйрәм зур чыршы янында башланып китте.

Балалар биеделәр, уйнадылар, чыршы тирәли җырлап әйләнделәр, күңел ачтылар. Ә сәхнәдә аларны әкият геройлары, Кыш бабай, Кар кызы белән очрашу көтә иде.

Бәйрәмгә район башлыгы Илшат Нуриев килде. Аны сәләтле сүз осталары каршы алды һәм озатып йөрде. Илшат Нуриев Кыш бабай белән кул биреп күреште, бик матур бизәлгән фотозоналарда балалар белән фотога төште, аларның чыгышларын яратып тыңлады һәм осталыкларын хуплады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Традиция буенча, район башлыгы быел да сәләтле чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Алар белән фоторәсемгә төште. Ә укучылар сорауларын аңа “Нур” телестудиясе яшь журналисты Айгөл Фәттахова бирде. Сораулар төрле иде. Җитди, үзләренә генә кагылышлы түгел, район тормышы белән бәйле мәсьәләләрне күтәрәләр, кызыксыналар, фикер йөртәләр, киңәшләр сорыйлар, тәкъдимнәр кертәләр.

“Элек мәктәпләрдән трактор йөртүче танык-лыгы алып чыгалар иде. Хәзер визажист, массаж ясаучы кебек һөнәрләргә өйрәтеп чыгаруга сез ничек карыйсыз?” Бу сорауга район башлыгы: “Мәктәп директорларына, район мәгариф идарәсе җитәкчесенә җиткерермен. Бәлки, түгәрәк формасында эшләп булыр. Уйлашырбыз”, – диде.

Яшьләр үзәге төзелеше буенча да сорау булды. Илшат Нуриев аның буенча эш алып барылуы, шулай ук яшүсмерләр клубы булдыруны планлаштырулары турында әйтеп үтте. Районга табиб, шәфкать туташы булып эшкә кайтучыларга нинди уңайлыклар каралуы турында да белергә теләде яшьләр. Район башлыгының Кыш бабайдан нинди бүләк көтүе белән дә кызыксындылар.

Чыршы бәйрәме сәхнәдә дәвам итте. Район башлыгы балаларны котлап, Яңа елда яңа уңышлар теләде. Арча кызы Аделина Фәйзрахманова Казаннан үзе белән иҗатташ дусларын алып кайткан иде. Алар балалар өчен чын Яңа ел әкияте оештырдылар. “Күңелле балачак” (җитәкчесе Альбина Фатыйхова) җыр һәм “Аллегро” (Аида Ондрина), “Сөембикә гөлләре” (Илһамия Гыйлаҗиева) бию төркемнәре күңелле биюләре белән бәйрәмне тагын да бизәделәр. Балалар чыршы бәйрәменнән Кыш бабай күчтәнәчләре белән кайтып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X