erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча мәдәният йортында зур бәйрәм

​​​​​​​8 июнь социаль хезмәткәрләр көне буларак билгеләп үтелә.

 Елдагыча бу көнне халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Арча мәдәният йорты үзенә җыйды.

Социаль хезмәткәрләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алина Мөхәммәтшина тәбрикләде.

– Сез мәрхәмәтле һөнәр ияләре. Көн саен авыр тормыш хәлендә калган һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итәсез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сезне аңлаучы, хезмәтегезне күрә белүче кешеләр күбрәк булсын. Гаиләгездә иминлек хөкем сөрсен, – диде ул һәм кайбер аеруча мактауга лаеклы социаль хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алсу Гатиятуллина ветераннарга аерым рәхмәтләрен җиткерде.

– Сез безнең тармакка нигез салучылар. Сездән үрнәк алып эшлибез, – диде Алсу Фаризовна. – Шулай ук хәзерге вакытта эш урынында булган хезмәткәрләргә дә бәйрәм котлауларын җиткерәм. Аларга хезмәтләрендә уңышлар телим. Безнең эшкә бәя бирүче – халык.  Кешеләр канәгать булсын, дип эшлибез. Хезмәтебез нәтиҗәсе дә халык биргән бәядән тора.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X