erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча мөхтәсибәте хоккейчылары көмеш медальләр яулады

Арча мөхтәсибәтенең мөселманнардан торган хоккей командасы Теләчедә Шамил Галәвиев истәлегенә багышланган турнирда икенче урын алды.

Бүген иртәдән редакциягә әлеге шатлыклы хәбәр белән Рифат Шәйхетдинов килеп керде.

- Авариядән соң бозга чыкканым юк иде. Менә Аллага тапшырып карадым әле. Башкалар белән бергә акрын гына булса да уйный алуыма куандым, - диде ул. 

Шулай булмый ни, моннан берничә ел элек янып торган өметле яшь тренерның юл фаҗигасенә таруына барыбыз да бик борчылган идек бит. Аны табиблар кисәкләп җыйдылар дисәң дә була. Аннары ул бик озак комада булды ,айлар буе хастаханәдә дәваланды. Әмма Рифат бирешмәде, өметен өзмәде, инвалид булса да, тернәкләнеп кеше арасына чыкты. Алай гына түге, узган ел күп кенә таза-сау кешеләрнең дә кулыннан килмәгән иганәчелек акциясе дә уздырды әле. Үзе яшәгән йорт ишегалдында балалар өчен спорт бәйрәме оештырды ул. 

Һәм менә аның тагын бер җиңүе, авыруларын,куркуын,үзен җиңүе! Ә бу җиңү иң зурысы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Кардәшләргә , мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллинга, Көнбатыш мәчете имамы Равил хәзрәт Ибраһимовка безне оештырып алып барганнары, миңа ышаныч күрсәтеп уенда катнаштырганнары өчен зур рәхмәт инде, - диде Рифат.

Без аның балкып торган бәхетле чагын фотога төшереп, аның өчен куанып, сокланып озатып калдык.

Менә бит Рифатта киләчәктә яшәү өчен нинди зур өмет ,ышаныч тудыргансыз, хәзрәтләр! Моның өчен сезгә Аллаһы Тәгалә әҗер савапларын мулдан бирсен! Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X