erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев ир-егетләрне котлый

Ватанны саклаучылар көне белән.

Хөрмәтле райондашлар, кадерле Ватан сакчылары!

Сезне сугышчан батырлык бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Әлеге бәйрәм гражданнарның тынычлыгын һәм иминлеген ышанычлы  саклаучы, милли мәнфәгатьләрне яклаучы, илнең сәяси һәм икътисади бәйсезлеген ныгытучы, Россиягә намус белән һәм фидакарьләрчә хезмәт итүче һәм аны саклауга һәрвакыт әзер булган барлык кешеләрнең батырлыгын, ныклыгын, геройлыгын гәүдәләндерә.

Бүген без хәзерге вакытта үзенең хәрби һәм хезмәт бурычын үтәүчеләрне: безнең тынычлыкны, тыныч хезмәтне саклаучыларны, Ватаныбызның суверенитетын һәм мәнфәгатьләрен яклаучыларны хөрмәтлибез.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу тантаналы көндә кадерле ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләре әйтәм. Батырлык һәм кыюлыгыгыз өчен рәхмәт! Сезнең батырлык киләчәк буыннар өчен һәрвакыыт үрнәк булып калыр.

Әлеге бәйрәм хәрби хезмәт күңел тартуы булган һәм язмышына әверелгән кешеләр өчен генә түгел, ә Ватанны яратучы һәм моны көндәлек эше белән раслаучы, илебез  сакчыларының барлык буыннары батырлыгын истә тотучы, әгәр кирәк булса бөтен гаиләсе, йорты, якыннары һәм үзенең иле сагына басачак һәркем өчен кадерле.

Бу матур көндә һәр гаиләгә игелек, бәхет, татулык һәм иминлек телим. Ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер, солдат һәм офицерларга  уңышлы хезмәт насыйп булсын. Батыр һәм кыю кешеләрнең әлеге бәйрәме һәрвакыт тыныч һәм бәхетле булсын!

Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Район башлыгы котлавы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/C-ydHtu2M8g

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X