erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның бәйрәм котлавы

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләре!

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

Күңел көрлеге, зирәклек, сабырлык һәм канәгатьлек кебек күркәм сыйфатларны, беренче чиратта, өлкән буын кешеләренә хас дип әйтәләр. Сезнең буынга авыр сынаулар һәм югалтулар аша узарга туры килде. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы күтәрелеш чоры, халык хуҗалыгы объектларын торгызу, илнең икътисадый һәм мәдәни куәтен ныгыту еллары. Тарихи традицияләр һәм буыннар алмашын саклап калып, нәкъ менә сез, үзегезнең аяусыз һәм тырыш хезмәтегез белән бүгенге балаларыгыз һәм оныкларыгыз горурлана торган тормышны барлыкка китердегез. Зур рәхмәт Сезгә!

Татар халкында “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” дигән бик матур мәкаль бар. Өлкән кешеләребезне хөрмәт итү – урта һәм яшь буынның асыл бурычы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кадерле апа-абыйлар, әби-бабайларыбыз! Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, имин, матур көннәр телим, ул-кызларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның рәхәтен һәм рәхмәтен күреп, озак еллар яшәргә насыйп булсын.

Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X