erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев котлавы

Кадерле арчалар! Хөрмәтле районыбыз кунаклары!

Сезне ихлас күңелдән милли бәйрәмебез – Сабан туе белән тәбрик итәм.

Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әверелгән олы бәйрәм. Аның халыкчан табигате, рухы милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклау-га, ныгытуга хезмәт итә. Сабантуйның милли чикләрне киңәйтеп, җир шары буйлап таралуы, бөтендөнья казанышына әверелүе безнең күңелләребездә горурлык хисе уята!

Сабан туе авыл халкы өчен аеруча якын, чөнки бу көнне киләчәк уңышка нигез салына. Ә Арчабыз өчен ул икеләтә кадерле: без – авыл хуҗалыгы районы, төп вазыйфабыз – җирдә эшләү, икмәк үстерү. Мактаулы һәм катлаулы бурычыбыз – ил табынын тулыландыру! Хезмәт нәтиҗәләренә күз салып, без бу бурычны намус белән, тиешенчә башкарабыз, дип горурланырга була. Терлекчелектәге уңышларыбыз да дуслар сокланырлык, көндәшләр көнләшерлек. Авыл хуҗа-лыгының кайсы гына тармагын алсак та, Арча районы алдынгы үрләрдә. Көнне төнгә ялгап, армый-талмый эшләүче авыл хезмәтчәннәре алдында ихлас рәхмәтем белән баш иям.

Хөрмәтле райондашлар! Быелгы Сабантуй бәйрәмнәре Россия көне белән бер вакытта үткәрелә. Шөкер, без бай, тыныч, горур илдә күпмилләтле халыклар бердәм һәм дус яшибез. Күкләребез аяз, көннәребез һәрчак якты булсын, кырларыбызда шаулап мул игеннәр үссен!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сабантуйлар исә безгә истә калырлык мизгелләр бүләк итсен: аргамакларыбыз җитезлеге белән сокландырсын, көрәшчеләребез ташып торган көчләре, матур җиңүләре белән безне шаккатырсын, җырчыларыбыз үзләренең моңлы-дәртле тавышлары белән күңелләребезне иркәләсен, моңга күмсен!

Бәйрәм белән, хөрмәтле милләт-тәшләр! Бәйрәм белән, кадерле халкым!

Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X