erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриевның котлавы 

Кадерле ветераннар, толлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле райондашлар! Иң кадерле һәм бөек бәйрәм – Җиңү көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!  

Һәр халыкның тарихында беркайчан да онытылмаслык даталар була. Җиңү көне – безнең йөрәкләрдә горурлык һәм кайгы хисләрен берләштергән бәйрәм ул. 1945 елның маеннан безне инде 76 ел аера, әмма вакыт  совет халкы тарафыннан кылынган тиңдәшсез батырлыкның бөеклеген көчәйтә генә. 

9 май көнне без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңү яулауган сугышчыларны, тыл хезмәтчәннәрен искә алабыз. Фаҗигале көннәр турындагы хатирәләр буыннан-буынга тапшырыла, һәм без аны йөрәкләребездә мәңге сакларга тиеш. Үз гомерләре бәрабәренә Җиңүне якынайткан кешеләр турындагы истәлекләр беркайчан да онытылмас. 

Хөрмәтле ветераннар! Кырык бишенче елның яз шатлыгы, яңадан торгызылган шәһәрләр һәм авыллар, сугыштан соңгы буыннарның тыныч тормышы, безнең бүгенге бәхетле көнебез өчен рәхмәт сезгә. Без сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез, эшләребездә һәм омтылышларыбызда сезгә тигезләшәбез һәм әти-бабаларыбызның данын арттыру өчен барысын да эшләячәкбез. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сезнең алда баш иябез, кадерле ветераннар! Сез безнең горурлык, ватанпәрвәрлек, Ватаныбызны саклау хакына хәрби бурычны үз-үзеңне аямыйча үтәү үрнәге. Бу бәйрәм һәм тантаналы көндә сезгә һәм райондашларыма чын күңелдән нык сәламәтлек, яхшы кәеф, шатлыклы үзгәрешләр, хезмәтегездә һәм тормышыгызда уңышлар телим. Ватаныбызның күк йөзе һәрвакыт аяз һәм тыныч булсын! Бөек Җиңү көне белән! 

Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X