erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча муниципаль районы Иҗтимагый советының чираттагы утырышы җитди темаларны эченә алды

Уңай үрнәкләр белән.

Балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү, дини идеяләр белән ышык-ланган экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча районда эш ничек бара? Дини оешмалар хакимиятнең башкарма органнары белән үзара ничек  хезмәттәшлек итә? Беренче чиратта сүз әнә шул хакта барды.

– Район мәдрәсәләрендә 1600 кеше дини белем үзләштерә. Шуларның 400е балалар, – диде районның имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин. – Бик еш яшьләр белән очрашабыз, экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча сөйләшүләр алып барабыз, аларның фикерләрен тыңлыйбыз. Яшьләр арасында югары дини белем алучылар бар. Мохтаҗларга ярдәм итү максатында төрле акцияләр оештырабыз. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә бик теләп катнаша, үз өлешен кертергә тырыша. Аеруча мохтаҗ гаиләләргә адреслы ярдәм дә күрсәтелә. Мөхтәсибәт призына спорт ярышлары, төрле бәйгеләр, чаралар – барысы да яшьләрне берләштерә. 

Лин атакай әйтүенчә, Арча чиркәвендә якшәмбе мәктәбе эшли башлаган. “11 бала йөри. Махсус программа нигезендә укытабыз. Дини әдәбият туп-ланган китапханәбез бар, әдәбият махсус гриф белән килә. Хаҗ сәфәрләре оештырабыз. Гыйбадәтләр үтә, – диде ул. – Төбәк-Чокырчадагы чиркәүне торгызу буенча зур эш алып барыла”.

Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева дини юнәлештә авыл җирлегендә эшнең ничек торуы белән таныштырды.

– 5 мәчетебез бар. Кушлавыч, Орнашбаш, Утар Аты, Югары Аты мәчетләрендә төзекләндерү эшләре башкарылды. Субаш Аты мәчетен дә төзекләндерү планлаштырыла, – диде ул. – Иганәчеләр, авыл халкы, читтә яшәүче авылдашларыбыз ярдәмендә. Авыл зиратлары да карала. Үзара салым акчасына коймалар тотылды. Яшьләр дә дингә якыная.

– Хәзер мәктәпләрдә дини культура һәм дөньяви этика дәресләре керә. 4нче сыйныфта. Атнага бер сәгать. Укытучылар алып бара, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бүген Арча муниципаль районының Иҗтимагый советы балалар һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү практикасы белән танышты. Дини оешмалар тарафыннан бу юнәлеш буенча зур эш алып барыла. Сез шөгыльләнгән эш, мөгаен, кеше күңелен дәвалау, ә безнең бурыч – мөмкин кадәр ярдәм итү. Әхлак тәрбиясе – бик актуаль тема. Безнең уртак фикеребезчә, яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү гаилә, дәүләт, мәгариф, фән һәм дин тарафыннан гамәлгә ашырылырга тиеш. Әлбәттә, яшьләргә әхлакый тәрбия бирүдә беренче урында гаилә булырга тиеш. Безгә балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү буенча хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк, – диде Иҗтимагый совет җитәкчесе Надия Мифтахетдинова.

– Грант бәйгеләрендә катнашырга да кирәктер. Откан очракта ул зур ярдәм булачак, – диде район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина һәм бу эштә булышачагын белдерде.

“Сәламәтлек” илкүләм проекты районда ничек тормышка ашырыла? Бу хакта район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов чыгыш ясады. Ул илкүләм проект кысаларында нинди эшләр башкарылуы белән таныштырды, проблемаларга да тукталды. “Табиблар җитми. 53 фельд-шер-акушерлык пунктының 7сендә даими хезмәткәр юк, 4се декрет ялында. Шәһәрдән килеп эшләп йөрү катлаулы. Фельдшерларның шул җирлектә яшәүләре кирәк. Аларның билгеле эш режимы юк, тәүлек дәвамында ярдәмгә ашыгырга әзер булырга тиешләр”, – диде баш табиб.

Арча үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова кабаттан коронавирус темасын күтәрде. “Авыру бераз чигенсә дә, әле тынычланыр урын юк. 2 елда 2211 кеше авырса (669ы стационарда), соңгы вакытта 416 кеше (370е җиңелчә) бу чирдән дәвалана. Шуларның 157се – өлкәннәр, 40ы – балалар. Казан хастаханәсендә ятучылар да бар. Авырмас өчен иң ышанычлы юл – вакцинация ясату. 1757 кеше кабаттан кадатты. Алар авырмый дигән 100 процент гарантия юк, әмма авыруны җиңелчә үткәрүләренә 100 процент гарантия бирергә була. Балалардан 4 кешегә вакцина ясалды. Монда әти-әниләрнең берсеннән рөхсәт язуы кирәк”, – диде ул.

– Хатыным белән икебез коронавирустан дәваланып хастаханәдә яттык, – диде хезмәт ветераны Илдус Сәгъдиев. – Табибларның тырышлыгына сокланырлык. Көн-төн авырулар янында булдылар. Рәхмәт аларга.

– Бүген утырышта катлаулы темаларны күтәрдегез. Чыннан да, бездән христиан диненә игътибарны көчәйтү сорала. Яшь буынга гаилә, дини байлыкларны уңай үрнәкләр белән җиткерергә кирәк, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X