erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча педагогия көллияте студентлары конгресс стипендиатлары булды

Стипендия сәләтле, талантлы яшьләрне барлау, аларны тагын үстерү максатыннан, 2014 елда тапшырыла башлаган иде, шунысы куанычлы — традиция дәвамлы булды.

Югары Әзәк егете Илназ Шәрәфиев, Иске Кырлай мәктәбен тәмамлап Арча педагогия көллиятенә укырга кергән. 4 нче курста укый. Спортка карата мәктәптә үк салынган оеткы аңа биредә югары үрләр яуларга, уңышларга ирешергә ярдәм итә. Райондашлар Илназны оста чаңгычы буларак белә. Район, шәһәр, республика һәм бөтенроссия күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының исемле стипендиясенә лаек булды.  Бүләккә спортчы буларак лаек булса да, “Мин татарча сөйләшә, уйлый алуым, гомумән, татар милләтеннән булуым белән горурланып яшим. Үз телем белән бәйле кыенлыклар туганы юк, дусларым белән дә татарча аралашып яшибез. Көлияттә дә татарча чаралар күп уза, анда актив катнашырга тырышам”, — ди ул.

Илназ белән бергә көллияттә укучы Кәче кызы Адилә Әхмәтҗановага, Арчадан Гүзәл Закировага, Балтач районыннан килеп белем алучы Назлыгөл Нәкыйпова, Гөлгенә Галимова, Диана Бәйрәмова, Ришад Сәйфетдинов, Эльвина Сәлахетдиноваларга да стипендиат булу бәхете елмайды. Көллиятнең талантлы, әдәпле, класстан тыш чараларда, спортта зур уңышларга ирешкән, республика, бөтенроссия  конкурсларында катнашкан, ана телен, милли әдәбиятны, сәнгатьне яхшы белгән үрнәк студентлар бүләкне Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кулыннан алуга иреште. Стипендия сәләтле, талантлы яшьләрне барлау, аларны тагын үстерү максатыннан, 2014 елда тапшырыла башлаган иде, шунысы куанычлы — традиция дәвамлы булды.

Бу көн көллияттә — милли кадрлар әзерләү үзәегендә туган тел бәйрәменә тиң булды. Телебезне саклаучы булачак педагоглар белән очрашуга шагыйрәләр Илсөяр Иксанова, шушы көллиятне үзвакытында тәмамлаган Рифә Рахман, “Казан” филармониясе җырчысы Алсу Вәлиуллина, “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да килгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Уку йортында миллилек беренче урында тора. Студентларның милли бәйгеләрдә яулаган уңышлары турында еш ишетелеп, күңелләрдә горурлык хисләре уята. Шушы көннзрдә генә алар республикада узган “Татар егете-2020” бәйгесендә 1 нче,  II Халыкара “Җәлил укулары”нда 2 нче урынга, Уфада үткән “Ана теле -2020” Бөтенроссия педагогик осталык бәйгесендә гран прига ия булды.

Зал тулы калфаклы студентлар. Кадрия Идрисова моны аеруча игътибарлады да, октябрь аенда булачак җанисәп алу турында сүз кузгатты. “2002, 2010 елларда җанисәп алган елларда, төрле ялгышлык белән милләтебез үзенең 200 мең татарын югалтты. Андый ялгышлыклар кабатланмасын иде. Ялгыз яшәүче өлкәннәргә, туганнарыгызга җанисәп алучылар килгән вакытта ярдәм итегез. Без бергә булганда гына чын милләт”, — дип студентлардан ярдәм итүләрен сорады.

Розалия Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X