erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча педагогия училищесы ачылуга 90 ел

Рәхмәт, мөгаллимнәр мәктәбе!

                                          

                                           Сентябрьнең аяз бер иртәсен

                                           Әле дә булса күңел сагына –

 Шул иртәдә мин беренче тапкыр

                                           Килгән идем аның янына.

                       Утыртканда парта арасына

                           Иңнәремнән назлап сөйде ул:

   – Менә шулай,

                                                           Монда утырганнар

                     Зур үсәләр алар, – диде ул.

                                            Кулга каләм бирде.

                                            Зур эш булып,

                                            “А” сызылды аның очыннан,

                                            Томнаргача үткән белем юлы

Башланды бит әнә шушыннан.

 

      Бу шигырь юллары Субаш Аты авылында туып-үскән укытучы, сугыш һәм хезмәт ветераны Солтан Гыйлемхановның “Укытучы” дигән шигыреннән алынды. Укытучы ул һәркем өчен изге зат. Ә укытучылар Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә әзерләнә. 1930 елның 15 июнендә Арчада милли мәктәпләр өчен башлангыч класс укытучылары һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре әзерләү максаты белән агропедтехникум ачыла. Бу уку йорты 1937 елдан Арча педагогия училищесы, 1992 елдан Арча педагогия көллияте итеп үзгәртелә. 90 ел дәвамында аны тәмамлаган егет-кызлар илебезнең төрле төбәкләрендә укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирәләр. Бу уку йортын тәмамлаучылар арасында күренекле язучылар, фән эшлеклеләре, сәнгать өлкәсендә танылган шәхесләребез бик күп. Якташ язучыларыбыз әсәрләрендә үзләре тәмамлаган белем йорты турында уңай фикерләрен, истәлекләрен әдәбият сөючеләргә җиткереп киләләр.

       Чөмә-Елга авылында туып-үскән, Арча педагогия училищесын тәмамлаган күренекле укытучы, шагыйрә, язучы Заһирә Гомәрова “Тагын теге елларда ук” хикәясендә училищеның Урнәк бистәсендәге чорын сүрәтли.

      ...Иң беренче көндә училищеда безнең өчен югары курс студентлары белән очрашу кичәсе үткәрделәр. Кичә Заһидулла Яруллинның “Тукай маршы”н оркестр башкаруындагы пластинканы уйнату белән башланып китте. Аннан чыгышлар. Шушында ук без иң беренче мәртәбә тере язучы күрдек. Укытучыбыз Әнәс Кари иде ул. Безгә үз шигырьләрен укып күрсәтте. Кичәне йомгаклап училищеның директоры чыгыш ясады. Мишәр акцентлы иде. Укытучы профессиясенең бөеклеген һәм алдагы бурычларны аңлатты.

      “Укытучы бөек кеше. Врач та, инженер да, һәммәсе дә укытучыга бурычлы. Барын да укытучы тудыра”, – дип тәмамлады ул сүзен. Шуннан соң без аерата теләп, яратып һәм тырышып укый башладык.Укытучы – ул иң бөек, иң күп белергә, иң яхшы кеше булырга тиеш икәненә тагын да ныграк төшендек.

      Училищеда ул вакытта да әдәби түгәрәк бар иде. Бу түгәрәкнең зур күләмле стена газетасы даими чыгып килә. Анда яшь талантлар: Гариф Ахунов, Яхъя Халит, Мөхәммәт Мәһдиевләр аерата актив катнашалар иде.

      Сүзем училищедагы беренче очрашу кичәсе турында иде бит. Әйе, шушы көннең күңеллелеге, тантанасы, андагы “Тукай маршы”ның моңы бүгенгедәй күңелем түрендә кояшлы иртәдәй балкып тора, иң изге хәтирә булып саклана. Без бит җыр, музыкага сусаган балалар. Авылларда радио да юк иде әле. Патефон да авылына берәр кешедә булгандырмы, юктырмы? Без “Тукай маршы”н беренче тапкыр шунда ишеттек.

      Шулай бик зур тырышлык, теләк белән укуларны башлап җибәрдек. Талонга ипи бирәләр, күпме булгандыр. Яңа гына пичтән чыккан чиле-пешле ипи. Ипи сатучы Рәшидә апа безне – студентларны сүгә-сүгә, кайнар икмәкне үтәр-үтмәс пычагы белән тураганда сытып, оештырып бетерә, үлчәп тә маташкан була. Без берни белән дә ваклашып тормастан, үз өлешебезне алабыз да, ярты литрлы буш шешә тотып, чишмә тамагына чабабыз. Салкын чишмә суы белән үз өлешебезгә тигән ипине ашап та бетерәбез. Эх, шундагы ипи белән салкын суның тәмлелеге, мәңге тамак төбеннән китәсе юк...

      Заһирә Гомәрова әйтеп үткән якташларыбыз – Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев Арча педагогия училищесын тәмамлап, икесе дә халык язучылары, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булдылар.

      Мөхәммәт Мәһдиевның “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрендә училищеда уку чоры бик кызыклы итеп сүрәтләнгән, бу әсәр Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә бүген дә зур уңыш белән бара.

      ...Бүген беренче октябрь – сугышның дүртенче көзе. Без, аркага капчыкларыбызны асып, кемнеңдер теләге буенча, укырга килдек. Үгезләрдән, дегет, камыл исеннән, күксел урманнардан, зәңгәр төтенле, көйгән бәрәңге исе килеп торган басулардан безне кем аерды? Ник аердылар? Моны беребез дә белми.

      Җәй буе борчак, яңа бәрәңге, әвендә киптерелгән, төтен тәме сеңгән яңа арыш умачы ашап, капчык күтәреп  тән  ныгып беткән – бүген әнә шул көчне кая куярга белгән юк. Кичә кичен генә мунча кергәнне сылтау итеп, битен дә юмаган 15-16 яшьлек малайлар бүген училище коридорында колхоз тузанын кагалар.Менә коридорның бу почмагында Түбән Кенә малайлары. Барысы да чиста ыштырдан, яңа чабатадан. Менә зәңгәр сырмалар кигән Карадуган малайлары – һәммәсе кишер ашыйлар. Мөрәле малайлары кесәләрен әйләндереп бер төрерлек тәмәке эзлиләр, шул арада ду килеп бәргәләшеп алалар. Чабыш атлары кебек барысының да борын тишекләре киңәйгән. Беренче кыңгырау чылтыраса да, класска керергә уйлап та караган кеше юк.

      Кинәт өлкән курс малайларыннан берәү:

  • Завуч!, – дигән бер генә сүз кычкырды да класска кереп юк булды. Аның

артыннан коридорның яртысы бушап калды. Коридор буйлап электр тогы узгандай булды, һәм без туң миләребезне кыймылдатып өлгергәнче, тузан болыты эченнән күзлекнең ялтыравыклы ике пыяласы күренде. Миләр кыймылдады. “Әһә, шул ике пыяла – завуч икән”, – дип уйлап алдык. Ике пыяла безне гипнозлагандай итте. Аяклар класска өстерәделәр. Коточкыч тынлык урнашты. Мин класска күз төшердем. Бүреген салырга акылы җиткән Мөрәле малайларының чәч төпләренә хәтле кызарган, башларыннан пар күтәрелә. Нәкъ шул секундта ишек ачылып, аннан ике түгәрәк пыяла күренде. Миләр кызу-кызу эшләделәр. Нигә алай? Нәрсә, безнең кеше күргәнебез юкмы әллә? Безме? Без бит фронтка икмәк җитештергән мал...

  • Шапки снять!

     Тәрәзә пыялалары зыңгылдап алды. Кемнеңдер парта астындагы сөт салган чирек литрлы шешәсе идәнгә тәгәрәде. Завуч – рус теле укытучысы икән...

 

      Мөрәле авылында туып-үскән шагыйрь, журналист, галим-педагог Хәнәфи Бәдигый  “Рәхмәт, язмыш!” шигырен  училищеда  очрашу истәлегенә багышлый.

      Рәхмәт сиңа, язмыш,

Гомер агышында

     Бер-беребезне ничек

                                                       Табыштырдың?!

                                                       Очрашуны ничә

Еллар буе көткән

                               Күңелләрне ничек кавыштырдың?!

 

Ул вакыттан бирле

   Күпме көннәр үткән.

  Көннәр генәме соң?

                                                      Үтеп бара чор!

                                                      Ә шулай да һаман

                                                      Яңгырап тора әле

                        Шул вакытта өзелеп калган җыр.

 

    Тормыш дулкынында

     Шаулап акты яшьлек,

     Сагынып сөйләр өчен,

                                                      Үткән заманда.

                                                      Ә шулай да сиңа,

                                                      Якты училищем,

                    Без студент икән әле һаман да.

 

  Рәхмәт сиңа, язмыш,

                             Бер-беребезне ничек табыштырдың?!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                Очрашуны көткән күңелләрне

     Ничек кавыштырдың?!

 

        Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов  үзенең “Чишмә һәм әлифба” дигән автобиографик хикәясендә:”... Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вагыйзов чыгарган китаплар арасында минем үземне иң нык дулкынландырганы – Әлифба.

     Әлифбаны кулга тоту белән мин кояш нурында җемелдәп яткан карлы яланнарны, капка-коймаларны күмеп киткән бураннарны, язгы гөрләвекләрне, мәктәп коридорына килеп керү белән көйләп-көйләп китап укыган балаларның класстан ишетелгән тавышларын искә төшерәм. Балачагым, мәктәп елларым, газиз укытучыларым мәңге онытылмаслык булып күңелемдә яңара.

      Балачагымның якты көннәрен кабат искә төшергәннәре өчен дә Әлифба авторларына мең-мең рәхмәт әйтәсем килә минем. Шушы Әлифбаны укып күзләре ачылган меңләгән, ун меңләгән бала, еллар узгач, зиһеннәре арта төшкәч, Рәмзия апа белән Сәләй агага, минем кебек үк, рәхмәт әйтерләр дип ышанам.       Эшләгән эшең өчен рәхмәт ишетүдән дә зуррак бәхет бармыни дөньяда?!”,– дип горурланып яза.

    Иске Төрнәле авылында туып-үскән язучы, СССР журналистлар берлеге әгъзасы, Арча педагогия училищесын тәмамлап, шунда озак еллар укытучы булып эшләгән, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Дамир Галимов “Рәхмәт сиңа, туган мәктәбем” шигырен Арча педагогия училищесына багышлый.

Даның зурлыйм әле,

   Мактап җырлыйм әле,

                  Моңга салып рәхмәт хисләрен;

Мөгаллимнәреңне –

                                                     Чын галимнәреңне

           Әткәм-әнкәмә тиң итәмен.

                                                      Күңелем күгендә,

                                                      Йөрәгем түрендә

                         Балкыйсың син сүнмәс ут булып;

                                                      Яшьлегем эзләре,

                                                       Гүзәл мизгелләре

                       Калды синдә моңсу җыр булып.

Еллар үткән саен,

Ерак киткән саен,

                Әрни күңел сагыну-ярадан;

     Сиңа кабат кайтсам,

     Дусларымны тапсам,

            Яшәрермен кебек яңадан.

   Даның зурлыйм әле,

       Мактап җырлыйм әле,

                  Яшьлегемнең гүзәл мәркәзе.

   Очар канат бирдең.

        Җанга нурлар өрден –

                  Рәхмәт сиңа гүзәл мәктәбем.

 Очар канат бирдең,

       Җанга нурлар өрдең –

                       Рәхмәт, мөгаллимнәр мәктәбе –

                 Яшьлегемнең гүзәл мәркәзе!

 

      РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Фәйзрахманов “Арча көллияте” җырының сүзләрен  һәм көен язып, үзеннән зур истәлек калдырды. Бу җыр ул җитәкчелек иткән “Арча егетләре” халык җыр ансамбле башкаруында әле дә яратып тыңлана.

 

Тукай ягы Арча җирләрендә

 Балкып тора матур зур бина.

                                               Шул бинага һәр көн саен

    Төркем-төркем яшьләр агыла.

                                                          Арча көллияте –

           Тирән белем бишеге.

              Тырыш укучылар өчен

          Һәрчак ачык ишеге.

                                             Эчкә керсәң гөрләп тора,

   Зур эш кайный көнен, кичен дә.

Көллиятем шулай булсаң иде

                                             Юбилеең 100 яшеңдә дә.

 

 “Казан арты” тарих-этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Олы жанлы кин кунелле ачык чырайлы кешелэр педагоглар эшли анда. 1000 яшэгез. Ижади унышлар сезгэ. Юбилеегыз мобэрэк булсын. Бэйрэмегез бн сезнеее. Ин изге телэклэрем бн Буадан Фэхимэ Жэлэлова.

    2
    X