Реклама
31 декабрь Арча стадионында үткән бәйрәм кичендә Питомник клубы мөдире Нәсимә Гарифуллинадан: "Нишләп биимисез дип сораган идем, Нәсимә ханым:"Кичә Питомникта Яңа ел кичәсен үткәрдек, бии-бии аяклар калмады", -- диде уены-чыны белән.
Питомник халкы белән бик күңелле бәйрәм иткәннәр. Күңел дә ача белергә кирәк шул. Ә Нәсимә ханым оештыра белә. Фоторепортаж шул хакта сөйли. Нәсимә ханым Питомник халкына рәхмәт әйтә. Бәйрәмдә актив катнашканнары өчен.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз