Реклама
Турникта тартылып кулны авырттырдым.
Атна уртасында поликлиникага барырга җай булмады. Дөресрәге кеше күп булыр, дип курыктым. Бүген шимбә көн тәвәккәләп поликлиникага киттем. Табибка керермен дигән өмет бик аз иде. Шимбә көн ич...
Поликлиникада тынлык иде. Ыгы-зыгы сизелмәде. "Травмотолог бармы икән?", - дип сорадым. Бар дип, табиб Айрат Шакирович бүлмәсен күрсәттеләр. Бүлмә ишеге "Рәхим итегез!" дигәндәй ачык иде. Эчкә җылы керде... Чират торучы юк.
Табибка күренү бәхетенә ирештем. Рәхмәт, Айрат Шакировичка, хәлләрне сорашып, кулны әйбәтләп карады, дәва билгеләде. "Шимбә көнне дә эшлисезмени?" - дип сорадым. "Дежур торабыз", - диде доктор.
Без җае чыккан саен табибларны сүгәргә яратабыз. Ә ярдәм кирәк булса, шулар янына барабыз. Бездән теләк шул: исән-сау булсыннар.
Мин поликлиникадан юлым уңды, дип сөенеп кайттым. Дәваның шифасы тия күрсен.
Румия Саттарова.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз