erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы башлыгы И. Г. Нуриевның бәйрәм котлавы

Районның хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Сез авыр, җаваплы, әмма мөһим һәм кирәкле һөнәр сайлагансыз. Сезнең кулларга кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге ышанып тапшырылган. Медицина хезмәткәре бәйрәмнәр һәм ялларны белми, бу хезмәт сабырлык, гаять зур физик һәм рухи көч, белем һәм осталык, батырлык һәм күңел сизгерлеге таләп итә. Әмма сезнең көндәлек эш нәтиҗәсе – коткарылган кеше гомерләре барысын да аклый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген медицина хезмәткәрләренә аерата күп эш йөкләнгән. Сез, үз бурычыгызга тугрылыклы калып, пандемия белән көрәшәсез, кешеләр сәламәтлеген саклау өчен мөмкин һәм мөмкин булмаганны эшлисез. Сезгә түземле, шәфкатьле булганыгыз һәм югары һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, сезнең һөнәри осталык, белемегез артып торсын, фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә күбрәк кешеләр тормыш шатлыкларын яңадан тойсын. Сезгә ихлас күңелдән иминлек, тотрык-лылык һәм иң мөһиме – сез кешеләргә бүләк итә торган сәламәтлек телим. Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык һәм уңышлар насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X