Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арча районы данын 18 егет яклады

    25 -27 нче февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ошма авылы спорткомплексында 2005-2006, 2007-2008 нче елгы егетләр арасында “Сабантуй” журналы призына көрәш ярышлары булып узды.

    Арча районы данын 18 егет яклады.  2005-2006  нчы егетләр арасында  Файзрахманов Райнур (Ашытбаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.) 5 нче урында калды. Абдеев Салават (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе, тренерлары Фазылзянов И.М. һәм Хидиятуллин Ф.Ф.) һәм  Аскаров Илназ (Лесхоз мәктәбе, тренеры Аскаров И.И.) 3 нче урынны яуладылар. Хайретдинов Ранил (Яңа Кырлай мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.) 2 нче урында. Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбеннән Муратов Динияр  (тренерлары Фазылзянов И.М. һәм Хидиятуллин Ф.Ф.) үз үлчәү категориясендә  чемпион калды. Арча районы командасы 35 команда арасында 5 нче урында. 

    2007-2008 нче елгы егетләр арасында Губаев  Алмаз  (Кәче мәктәбе, тренеры Галиев Р.Ф.) 3 нче урынны яулады. Каримов Таһир (Шушмабаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.),  Валиахметов Дияз (Кәче мәктәбе, тренеры Галиев Р.Ф.),  Халиуллин Ислам (Шушмабаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.)  - чемпионнар!  Бу яшь категориясендә Арча районы командасы  беренче урында. 

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: