erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы делегациясе сөт терлекчелеген үстерү буенча Ленинград өлкәсе тәҗрибәсен өйрәнә

Делегация әгъзалары терлекчелектә кулланыла торган технологияләр белән танышты.

Тәҗрибә алмашу максатларында Татарстан Арча муниципаль районы делегациясе эшлекле сәфәр белән Ленинград өлкәсенә килде. Эшлекле сәфәр программасына Ленинград өлкәсенең авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу кертелгән. Бу турыда министрлыкматбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре кергән. Делегацияне Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиле Дамир Сабиров йөртә.

22 гыйнварда Арча районы делегациясе «Детскосельский» концернында булды, ул иң эре агрохолдингларның берсе һәм Россиянең иң яхшы агрохуҗалыкларына керә. Делегация әгъзалары терлекчелектә кулланыла торган технологияләр белән (ашату, рационнар, яшь терлекне үстерү һәм карау), шулай ук заманча сөт-товар фермаларын төзү һәм җиһазлау буенча проектлар белән танышты.

Моннан тыш, делегация әгъзалары тугандаш-районнар арасында хезмәттәшлек турындагы килешү пунктларын гамәлгә ашыру кысаларында 23 гыйнварда Ленинград өлкәсенең Тосненский районында булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ленинград өлкәсендә, шулай ук Татарстанда да сөт терлекчелеге агросәнәгать комплексының өстенлекле тармакларының берсе булып тора һәм югары нәтиҗәләр күрсәтә.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы икътисадын үстерүдә авыл хуҗалыгы шулай ук өстенлекле юнәлеш булып тора. Авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләре 132,4 мең га тәшкил итә. Район территориясендә эре инвесторлар катнашында 17 агрофирма һәм 70 крестьян (фермер) хуҗалыгы эшли.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X