erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы клубларында Марсель Шәрәпов пьесасы уңыш казанды

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан район мәдәният бүлеге оештырган театр фестивале бара. Берничә урында Сарай Чокырча авыл клубы мөдире Марсель Шәрәповның "Алма бакчасында " спектакле куелды. Без автордан әсәрне язу тарихы белән кызыксындык.

"ТӘМЛЕ АЛМА"

   1950 че еллар. Туган авылым Сарай-Чокырчадан төньякта урнашкан ут күршебез, тугандаш авылыбыз дисәм дә ялгышмам, Кораван авылы урнашкан. Ул елларда ике авыл бер колхоз булган, "Марс" колхозы, бер авыл Советы , Совет рәисе сугышта катнашып орден алган Валиев Хаҗинур абый булган. Менә шушы ике авыл арасында тегермән, яшелчә бакчасы, алма бакчасы урнашкан. Мин моны аксакал журналистыбыз Ильяс абый Фәттаховтан кабат сораштым, чөнки шактый олы кешеләр дә тарихны белми булып чыкты, алма бакчасы турында онытканнар. Ильяс абый әйтүе буенча алма бакчасы икәү булган хәтта.
   Ә "Алма бакчасында" пьесасы дөньяга килү белән шул ук Корайван авылында яшәүче Вафина Рәмзиягә бурычлымын, "Ак калфак" лар районга киләсе елны 15 минутлык тарихи скетч яза алмассыңмы дигәч, яздым. Ул Курса, безнең авылда зур уңыш белән үтте. Шәп, тик бик аз бу "Тәмле алма" диде ихлас дусларым. Шуннан соң, "Бәхет юллыйм" исемле икенче китабыма кергән "Алма бакчасында" исемле дүрт пәрдәлек пьеса туды. Өч ДК берләшеп аны Түбән Атыда куйдылар, бик шәп булды. Шулай ук өч ДК берләшеп Иске Чүриледә, Штерәдә куйдылар, Гариф ролендә үзем дә катнаштым. Өчесендә дә зал шыгырым тулы, алма төшәр урын юк иде. Фотоларын , бик матур булгач, интернет челтәләренә куйдым. Авылдашларым Зилә Зиннатова, Роза Халилова тәкъдиме буенча үзем эшләгән Сарай-Чокырча авыл клубында куярга булдык, бер авыл клубы көче белән. Клуб мөдире буларак миңа бу юлы Әхмәт роле эләкте, ә Айзәрә роленә элек безнең авылда яшәгән, хәзерге вакытта Курсада тормышта булган Лилия Камалова ризалашты. Эшкә тотынганга бер ай дигәндә, иң беренче Алан авылында куйдык, монда халык бик тырыш, уңган, сәнгатькә гашыйк, шып иткән тавыш булмады, җылы кабул иттеләр.
26.02.2020 көнне Сарай-Чокырчада куйдык. Спектакль алдыннан , ике авылда да Казаннан чакырып кайтарган "Мэрикей" компаниясе кызлары Ләвисә, Розалия бушка косметик ярдәм күрсәттеләр. Барысы 12 кеше спектакльдә катнашты, ролләрне башкадылар:
Әхмәт - Марсель Шарапов
Айзәрә -Лилия Камалова
Гариф - Азамат Базаров
Саҗидә - Венера Валиева
Гөлфизә - Зилә Зиннатова
Габбас - Ранис Зиннатов
Нәзирә - Надирә Миннеханова
Коля (смерш 1) - Адель Валиев
Вәкил - Олим Абдуалимов
НКВД офицеры - Айдар Гафуров
Бибинур - Ильвина Загриева
Санек(смерш-2) -  Рамис Хуснутдинов.  
   Спектакльне карарга , авылдашлардан тыш, Казан, Арча, Әтнә, Түбән Аты, Масра, Рыбхоз, Корайван hәм башка авыллардан театр сөючеләр килде, 50 урынлык залда барлыгы 80 нән артык тамашачы иде, атна уртасы булуга карамастан. ( Ә 1 че февральдә Казаннан килгән төркем куйган концерт-спектакльгә дистә кеше җыелмады.)  Спектакльне видеотасмага проф. оператор төшереп барды. Халык монда да җылы кабул итте, үзебездә диварлар да булыша бит. Тик хәр көтүдә бер "шундыйрак" сыер була диләр бит, бездә дә бер "кәефләнеп" алган берәү үзенең "театр" залда куя башлаган иде, аны күрше Корайванның чая егете тиз исенә китерде. Үзебезнең МВД егетләренә әйтеп тормаган идем. 
   Спектакль тәмамланганнан соң, җирлек башлыгы hәр 12 артистка бүләкләр тапшырып, мактау сүзләрен җиткерде. Шулай ук, Арча РДК сыннан килгән вәкил Гүзәл дә хезмәтебезгә югары бәя бирде, киләчәккә юнәлешләрне күрсәтте, киңәшләрен бирде.
  Үз чиратымда мин дә барлык катнашкан артистларыбызга, кием, декорация, башка яктан булышкан якыннарыма тирән рәхмәтемне белдерәм, безне зурлап ерак җирләрне якын итеп, зур бүләкләр белән килгән туганнарга, дусларга, авылдашларга, күрше авылларга олы хөрмәтемне җиткерәсем килә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Марсель Шарапов.
1.03.2020 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X