Реклама
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән авыруның 50 яңа очрагы теркәлгән.
1 очрак читтән кайтарылган, 49ы – контактлы.
20 кеше хастаханәдә, 30 кеше өендә дәвалана.
Казанда – 23, Чаллыда – 13, Арча һәм Сарман районнарында –2шәр, Аксубай, Әлмәт, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында –1әр очрак ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып Татарстанда коронавирусның 25028 очрагы теркәлгән, 22 меңнән артык кеше сәламәтләнеп чыккан, шуларның 9ы – узган тәүлектә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз