erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында 53нче әфганчыны җирләделәр

Көек авылыннан Идрис Юныс улы Надршинны.

1961нче елгы. Районнан иң беренчеләрдән булып сугышка кергән солдат. 1979 елның декабрендә. Аның турында күпне күргән солдат, шуңа да аз сөйләшә диләр, иде. Районда "Сельхозхимия"дә КамАЗда эшләде. Алдынгы шофер булып, алдынгылар слетында катнашты. Яхшы күңелле, тырыш кеше иде, диләр аның турында. Ул заманда "Сельхозхимия" берләшмәсе җитәкчесе булып эшләгән Роберт Зарипович Гарипов та килгән иде озатырга. Ул үзенекеләрне ихтирам итә торган җитәкче. Бергә эшләгән хезмәттәшләре дә монда иде.  Хәбәр килеп ирешүгә  әфганчылар оешмасыннан Сергей Баһаветдинов җитәкчелегендә бер төркем хезмәттәшләре килеп керә. Кайгы уртаклашып, нинди ярдәм кирәк дип сорыйлар. Район хәрби комиссары Алмаз Борһанов та килеп җитә. Ул кайгы уртаклашып, әфганчыларга дәүләт тарафыннан нинди ярдәм каралганын аңлата. Шәрык мәчете имамы Ильяс Дөлкәрнәев, "Арча хәбәрләре" газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин, "Арча АТПсы җитәкчесе Рүзәл Гәрәев, редакция коллективы, Арчаның 1нче мәктәбеннән Идрис белән Румиянең игезәк уллары Сәгыйт белән Ильясның сыныф җитәкчесе Гөлназ Нәҗиповна, әти-әниләр исеменнән Дилә ханым, туганнары, дуслары, күршеләре, авылдашлары - бар да Идрис белән хушлашырга, гаиләсенең кайгысын уртаклашырга килә. Быел кар күп. Урамдагы карны эттерергә "Жилкомбытсервис" җитәкчесе Альберт Хәкимов трактор җибәрде. Тирә-юнь тагын да киңәеп, яктырып китте.

...Машиналар олавы  Көеккә юнәлә. Авылда авылдашлары, авыл мулласы Алмаз хәзрәт каршы ала. Башта туган нигезе янына туктыйлар. Әнисе Габдулла кызы Разыяне 8 февральдә генә җирләгән иделәр. 25 мартта 83 туласы иде. Ә улына 60 яшь... Үзен зурлаганнары өчен сөенеп ятадыр мәрхүм. Авыр туфрагы җиңел булсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гаиләсе авыр вакытта хәлләрен белгән, ярдәм иткән һәркемгә барысы өчен дә бик рәхмәтле. Исән-сау булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X