erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында 6 ветеран юбилей медале ияләре булды

Арча районында яшәүче ветераннарга юбилей медальләре тапшырылды.

21 февральдә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән Арча район башлыгы Илшат Нуриев район Мәдәният йортында тантаналы шартларда Бөек Ватан сугышы ветераны Мидхәт Сәфәровка “1941–1945 елларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” медале тапшырдылар.

Арча район башлыгы Илшат Нуриев Арча шәһәрендә яшәүче  Бөек Ватан сугышы ветераннары Мәсхүд Галиевка, Сәлмән Мәүлетовка, Бари Муллагалиевка, Үзбәк Сабировка, Әдһәм Әхмәтҗановка, Госман Габдрахмановка юбилей медальләре, бүләкләр тапшырды.

 

Әлеге тантаналарда районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов, район һәм шәһәр Советлары депутатлары Ильяс Хәкимов, Хәбир Котдусов, Зиннур Гарифуллин, Динар Төхвәтуллин, Альберт Хәкимов Алимас Әмиров, Лилия Гарәфиева, Рамил Әхмәтгәрәев, яшь гвардиячеләр катнашты. Депутатлар ветераннарга үз бүләкләрен тапшырдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X