Арча районында акча кайда күбрәк?
Район авыл хуҗалыгының төрле тармакларында 2019 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды.
Район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл хуҗалыгына бәйле булган төрле хезмәтләр вәкилләре катнашында эшлекле сөйләшү булды, кимчелекләр ачыкланды, бурычлар билгеләнде.
Коммунизм төзелгәч акча бетәчәк, дип укытканнар иде безне. Әмма аның шәүләсе генә йөреп калды, акча бетү генә түгел, аның абруе арта гына бара. Терлекчегә дә, механизаторга да башкаларга кирәк булган кебек үк кирәк ул акча.
Авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 15 процентка артса да, республиканыкыннан шактый ким әле ул безнең районда – 20654 сум. Иң күп акчаны “Яңарыш” хуҗалыгында түлиләр – 22889 сум. “Игенче”дә – 22633, “Северный”да – 22250, “Кызыл Яр”, “Аю”, “Ташкичү” ширкәтләрендә 21 мең сумнан артыграк.
Калган хуҗалыклар районның уртача күрсәткеченнән кимрәк түли. Иң азы “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә – 17213, “Ватан”да – 19211 сум гына.
Сүз дә юк, хезмәт хакын күбрәк түләү өчен продукцияне дә күбрәк җитештерергә кирәк. Хезмәт хакы түләү буенча иң алда булган “Яңарыш” хуҗалыгында барлык кергән акчаның 82 проценты терлекчелеккә туры килә. Бу хуҗалыкта яңа технологияләр кертелә, терлекчелек тармагын тагын да үстерү буенча планнары зурдан. Терлекчелек – көндәлек акча китерә торган тармак.
Район буенча 2019 елның 11 аенда кергән акчаның 70,6 проценты терлекчелек тармагыннан. Район башлыгы Илшат Нуриев фермага керергә теләмәгән җитәкчеләрне менә шуңа тәнкыйтьләде дә инде. Җитәкчегә кирәкмәгәч, башкалар да шундый карашта була бит инде. Иң гади таләпләрнең үтәлмәвен ничек аңларга?
Кызыклы тагын берничә сан. “Ашыт” хуҗалыгы районның 3 процент сөрүлек җирләрен били, район буенча алынган акчаның 4,2 проценты аңа туры килә. “Ак барс” агрокомплексы”нда – 10,7 һәм 14, “Курса МТСы”нда 5,5 һәм 6,7, “Кырлай”да 9,3 һәм 11,2, “Кызыл Яр”да 3 һәм 3,2 процент. Калган хуҗалыкларда алынган акча күрсәткече биләгән җирнекеннән ким.
Хуҗалыкларның техник тәэмин ителешен анализлаганда да уйланырлык урыннар бар. Райондагы тракторларның – 70, бөртекле ашлык комбайннарының – 5,5, чәчү комплексларының – 50, азык комбайннарының 40 проценты үзләренә тиешле срокны эшләгән инде. Аларны төзәтү өчен еллар үткән саен зуррак чыгымнар кирәк булачак.
Бу яктан “Курса МТСы” ширкәте отышлы хәлдә. 2019 елда 33,3 млн. сумлык техника сатып алынган, 2020 елда ремонтка 5,4 млн. сумлык чыгым тоту планлаштырыла. “Заря” хуҗалыгында 26,2 млн. сумлык техника алганнар, 7,7 млн. сумлык ремонт чыгымнары фаразлана. Ә менә “Аю” хуҗалыгында яңа алынган техника юк, 7,1 млн. сумлык ремонт кирәк булачак.
Тамчылардан күл җыела дигәндәй, акчаны саный белергә дә кирәк.
Кайбер хуҗалыклар сыерларны күпләп иткә озату белән мавыгалар, төрле сәбәпләр табалар. Ә бит бу күпме продукция, бозау алынып җиткерелми дигән сүз.
Илшат Нуриев һәр тармак буенча катгый таләпләр куйды. Быел продукция җитештерүдә кимендә 5 процент үсешкә ирешергә.
Ильяс Фәттахов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев