Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арча районында бер нигездә 55 елдан кабат янгын: «Бер-ике ай гел уттан шикләндем»

    «Күңелдә бер-ике ай гел янгыннан курку, шөбһә булды», — ди Арча районы Сарай-Чокырча авылында яшәүче Венера Вәлиева. Шушы сиземләве рас килгән: ни кызганыч, «кызыл әтәч» телләре тормыш иптәшен дә, каралты-курасын да аямаган. 59 яшьлек Рәшит Вәлиев вафат, ә йорт, сарай, мунча янып беткән. Бурдан кала, уттан калмый...("Интертат", Казан, Гөлнар Гарифуллина).


    «Артымнан чыгар дип көттем, ә ул документларын эзләп киткән…»
    «Күңелдә бер-ике ай гел шөбһә булды»
    Янгын 22 декабрь көнне иртәнге якта чыккан. Бу хакта тулырак Рәшит абыйның улы, Әтнә театры артисты Айдар Вәлиев сөйләде.

    «Артымнан чыгар дип көттем, ә ул документларын эзләп киткән…»
    — Әти белән абыем бергә булганнар. Абый йоклаган. «Улым, тор, янабыз», — дип әти аны кереп уяткан. Абый тәрәзәне ватып чыгып киткән, ул артыннан әти дә чыга дип уйлаган. Әти чыгып барган җиреннән кире борылып, документлар кала дип кереп китә һәм чыга алмый кала.

    Абый: «Мин аңа кычкырып карадым», — ди. Ул да кире кермәкче булган, тик анда инде бик куе кара төтен булган. Абый үзе дә җиңел генә киемнәрдән, кире керерлек булмаган инде, тәрәзә кырыенда әтинең чыкканын көтеп торган. Улын коткарып калды, шунда бергә чыгып китәргә була иде бит. Юк, документлар кала, дип борчылган инде. Әни эштән кайтканчы, документларны булса да коткардым дип әйтәсе килгәндер инде аның, бәлки.

    Документлар зал ягында, эчтәрәк. Ул инде бөтенесен алырга да өлгермәгән, кулына нәрсә эләккән, шуны тотып чыкканда, коридорда егылган. Төтен арасында адашып йөргән дип тә әйтәләр. Кулында правасы, паспорты булган дип әйтәләр, паспортның кырыйлары янган. Мин кайтканда, әтине алып чыкканнар иде инде. Янгын сүндерәләр иде. Янгын кухня ягыннан чыга башлаган, аннары сарай-лапасларга, мунчага күчкән. Бернәрсә калмады инде. Сәбәбен кыска ялганышта, электр чыбыклары тузган булган, диләр, — дип сөйләде Айдар Вәлиев.


    Ул әтисенең соңгы елларда тракторда эшләгәнен әйтте.

    — Әтигә нибары 59 яшь иде. Йөзгә дә бик яшь күренде ул, башында ак чәче дә юк иде, йөгереп кенә йөрде. «Миннән дә сәламәтрәк бит син», — дип әйтә идем. Үзем һаман еш авырып торгач, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен искә төшереп, көлеп йөри идем инде. «Без дә картайгач, Әлмәндәр белән Искәндәр кебек булырбыз, ахрысы», — дия идем. Беркатлы, бер кешене үпкәләтә белми торган, йомшак күңелле иде. Аның беркайчан тавыш күтәргәнен ишеткәнем юк, җайлап кына сөйләшә иде. Сәясәткә кереп китәргә ярата иде. Әти белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырырга ярата идем. Балалар, оныклар дип үлә язып торды, — дип искә алды Айдар әтисен.

    Аның сүзләренчә, бу нигездә 55 ел элек янгын чыгып, йорт-җирсез калдырган булган.

    — Алар инде бер янган булганнар, ул вакытта әби-бабайлар да исән. Дөрес, үлем-китем булмаган, ләкин анда да бернәрсәсез калганнар. Бабай сугыш ветераны иде, орден-медальләре дә янып беткән булган. Ул йорт урынында безнең сарай иде.

    Нигезне бетерәсе килми, әти дә риза булмаячак, шул ук урында булмаса да, әзрәк кырыйгарак күчереп йорт салырга иде. Озакламый, шулай дип уйлап тора идем, — диде Айдар.


    «Күңелдә бер-ике ай гел шөбһә булды»
    Йорт хуҗабикәсе Венера апа Казанга РЖД хастаханәсенә йөреп эшләгән. Ул көнне дә иртүк эшкә киткәч, сәгать 10нар тирәсендә начар хәбәр килә: «Йортыгыз яна!» Венера апада сиземләү дигән нәрсә булган.

    — Бер-ике айлап янгыннан куркып йөрдем. Алтыннарны да үзем белән йөрттем. Күңелдә шөбһә булды. «Газга әйбер куя күрмә, куйсаң, йоклап китәрсең», — дип әйтә идем иремә. Күрәчәк булгандыр инде, — дип көрсенеп куйды Венера апа.

    Реклама

    Ире Рәшитен бик җылы сүзләр белән искә алды ул.

    — Сабыр иде, нәрсә әйтсәң шуңа күнде, авылдашларга мәрхәмәтле булды. Дошманнарыбыз булмады, бер кешедән көнләшмәдек. Үз көчебез белән алып барган тормыш. Үзе турында уйламган, документлар дип кереп киткән инде. Паспортын алырга өлгергән, анысы кулыннан төшкән, шунда үзе белән янәшә тапканнар. Ничек ул паспорт янмагандыр?! Кырыйлары гына көйгән. Машина йөртә торган таныклыгы да шул паспорт эчендә.

    Төтеннән тончыгып үлгән, мыек та, чәч тә шул килеш, ялт иткән. Тырнаклары да көймәгән, маңгаенда гына әз генә кызыл эз бар. Кара төтен эчендә булган инде ул. Янгын сүндерүчеләр дә башта таба алмаган бит, кире эзләп кергәннәр.

    Янгын сүндерүчеләр килгәндә, мунча да, сарай да янып беткән булган. Өйнең бернәрсәсе юк. Таш ягы гына калган. Мин кайтканда тәрәзәләрдән кап-кара төтен чыгып тора иде. Мин шок хәлендә, чөнки көтелмәгән булды, аның кадәр үк дәрәҗәдә янган дип кайтмаган идем.

    Мин ул көнне 5ләр тирәсендә эшкә киттем, олы малай үз бүлмәсендә, Рәшит залда калды. Кухня утын сүндереп чыкканда, «пока, мин киттем» дидем. 10нарда телефон шалтырый, күршедәге Илнур: «Син беләсеңме соң, өегез яна», — ди. «Ничек инде яна, бөтенләй янып бетте мәллә?» — дим, хафага калдым. «Өегез яна, калганын кайткач күрерсең», — ди. Рәшит үлгәнен әйтмәде.

    Кайттым, Айдар килеп: «Әни, бирешмә әле, көчле булыйк, үзеңне кулга ал әле син», — ди. «Әтиегез кайда?» — дим, арт якта йөридер дип уйлыйм бит инде. Шуннан безнең күрше авылдан Әлфия апа: «Рәшит Рәйсә апалар капка төбендә», — ди. Хәлсезләнеп, шунда утыра микәнни дип карасам, аны инде юрганнарга төреп чыгарып куйган булганнар.

    Ул җирләгән көнне күрсәгез! Шулкадәр күп иде кеше, бик зур бер начальникны озаткан кебек… Урамнар тулган иде. Безнең үзәк урам, капка төбенә сыймыйча, машиналар югары урамнан да сузылып киткән иде, — диде Венера апа.


    Венера апа да 1966 елда бик көчле янгын булганын раслады.

    — Мин килен булып төшкәнче өй янган булган. Нәкъ шушы тарих кабатланды. 


    Ил төкерсә, күл булыр, ди борынгылар. Ел тәмамлана гына дигәндә, урамда калган, анысыннан да бигрәк, гаилә башлыгын югалткан Вәлиевлар бүген ярдәмгә мохтаҗ. Тормыш иткән якын кешең, нигезең бер мизгелдә юк булсын әле! Кеше өстендә тору, кеше фатиры өчен акча түләп торулар авыр. Вәлиевларга яңа йорт салырга күмәк көч белән ярдәм итсәк иде.

    Венера Вәлиеваның телефон номеры: +7 965 624-27-56, Саклык банкы картасына тоташтырылган Тулырак: http://Арча районында бер нигездә 55 елдан кабат янгын: «Бер-ике ай гел уттан шикләндем» «Күңелдә бер-ике ай гел янгыннан курку, шөбһә булды», — ди Арча районы Сарай-Чокырча авылында яшәүче Венера Вәлиева. Шушы сиземләве рас килгән: ни кызганыч, «кызыл әтәч» телләре тормыш иптәшен дә, каралты-курасын да аямаган. 59 яшьлек Рәшит Вәлиев вафат, ә йорт, сарай, мунча янып беткән. Бурдан кала, уттан калмый... Гаиләнең шәхси архивыннан «Артымнан чыгар дип көттем, ә ул документларын эзләп киткән…» «Күңелдә бер-ике ай гел шөбһә булды» Янгын 22 декабрь көнне иртәнге якта чыккан. Бу хакта тулырак Рәшит абыйның улы, Әтнә театры артисты Айдар Вәлиев сөйләде. «Артымнан чыгар дип көттем, ә ул документларын эзләп киткән…» — Әти белән абыем бергә булганнар. Абый йоклаган. «Улым, тор, янабыз», — дип әти аны кереп уяткан. Абый тәрәзәне ватып чыгып киткән, ул артыннан әти дә чыга дип уйлаган. Әти чыгып барган җиреннән кире борылып, документлар кала дип кереп китә һәм чыга алмый кала. Абый: «Мин аңа кычкырып карадым», — ди. Ул да кире кермәкче булган, тик анда инде бик куе кара төтен булган. Абый үзе дә җиңел генә киемнәрдән, кире керерлек булмаган инде, тәрәзә кырыенда әтинең чыкканын көтеп торган. Улын коткарып калды, шунда бергә чыгып китәргә була иде бит. Юк, документлар кала, дип борчылган инде. Әни эштән кайтканчы, документларны булса да коткардым дип әйтәсе килгәндер инде аның, бәлки. Документлар зал ягында, эчтәрәк. Ул инде бөтенесен алырга да өлгермәгән, кулына нәрсә эләккән, шуны тотып чыкканда, коридорда егылган. Төтен арасында адашып йөргән дип тә әйтәләр. Кулында правасы, паспорты булган дип әйтәләр, паспортның кырыйлары янган. Мин кайтканда, әтине алып чыкканнар иде инде. Янгын сүндерәләр иде. Янгын кухня ягыннан чыга башлаган, аннары сарай-лапасларга, мунчага күчкән. Бернәрсә калмады инде. Сәбәбен кыска ялганышта, электр чыбыклары тузган булган, диләр, — дип сөйләде Айдар Вәлиев. Ул әтисенең соңгы елларда тракторда эшләгәнен әйтте. — Әтигә нибары 59 яшь иде. Йөзгә дә бик яшь күренде ул, башында ак чәче дә юк иде, йөгереп кенә йөрде. «Миннән дә сәламәтрәк бит син», — дип әйтә идем. Үзем һаман еш авырып торгач, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен искә төшереп, көлеп йөри идем инде. «Без дә картайгач, Әлмәндәр белән Искәндәр кебек булырбыз, ахрысы», — дия идем. Беркатлы, бер кешене үпкәләтә белми торган, йомшак күңелле иде. Аның беркайчан тавыш күтәргәнен ишеткәнем юк, җайлап кына сөйләшә иде. Сәясәткә кереп китәргә ярата иде. Әти белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырырга ярата идем. Балалар, оныклар дип үлә язып торды, — дип искә алды Айдар әтисен. Аның сүзләренчә, бу нигездә 55 ел элек янгын чыгып, йорт-җирсез калдырган булган. — Алар инде бер янган булганнар, ул вакытта әби-бабайлар да исән. Дөрес, үлем-китем булмаган, ләкин анда да бернәрсәсез калганнар. Бабай сугыш ветераны иде, орден-медальләре дә янып беткән булган. Ул йорт урынында безнең сарай иде. Нигезне бетерәсе килми, әти дә риза булмаячак, шул ук урында булмаса да, әзрәк кырыйгарак күчереп йорт салырга иде. Озакламый, шулай дип уйлап тора идем, — диде Айдар. «Күңелдә бер-ике ай гел шөбһә булды» Йорт хуҗабикәсе Венера апа Казанга РЖД хастаханәсенә йөреп эшләгән. Ул көнне дә иртүк эшкә киткәч, сәгать 10нар тирәсендә начар хәбәр килә: «Йортыгыз яна!» Венера апада сиземләү дигән нәрсә булган. — Бер-ике айлап янгыннан куркып йөрдем. Алтыннарны да үзем белән йөрттем. Күңелдә шөбһә булды. «Газга әйбер куя күрмә, куйсаң, йоклап китәрсең», — дип әйтә идем иремә. Күрәчәк булгандыр инде, — дип көрсенеп куйды Венера апа. Ире Рәшитен бик җылы сүзләр белән искә алды ул. — Сабыр иде, нәрсә әйтсәң шуңа күнде, авылдашларга мәрхәмәтле булды. Дошманнарыбыз булмады, бер кешедән көнләшмәдек. Үз көчебез белән алып барган тормыш. Үзе турында уйламган, документлар дип кереп киткән инде. Паспортын алырга өлгергән, анысы кулыннан төшкән, шунда үзе белән янәшә тапканнар. Ничек ул паспорт янмагандыр?! Кырыйлары гына көйгән. Машина йөртә торган таныклыгы да шул паспорт эчендә. Төтеннән тончыгып үлгән, мыек та, чәч тә шул килеш, ялт иткән. Тырнаклары да көймәгән, маңгаенда гына әз генә кызыл эз бар. Кара төтен эчендә булган инде ул. Янгын сүндерүчеләр дә башта таба алмаган бит, кире эзләп кергәннәр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, мунча да, сарай да янып беткән булган. Өйнең бернәрсәсе юк. Таш ягы гына калган. Мин кайтканда тәрәзәләрдән кап-кара төтен чыгып тора иде. Мин шок хәлендә, чөнки көтелмәгән булды, аның кадәр үк дәрәҗәдә янган дип кайтмаган идем. Мин ул көнне 5ләр тирәсендә эшкә киттем, олы малай үз бүлмәсендә, Рәшит залда калды. Кухня утын сүндереп чыкканда, «пока, мин киттем» дидем. 10нарда телефон шалтырый, күршедәге Илнур: «Син беләсеңме соң, өегез яна», — ди. «Ничек инде яна, бөтенләй янып бетте мәллә?» — дим, хафага калдым. «Өегез яна, калганын кайткач күрерсең», — ди. Рәшит үлгәнен әйтмәде. Кайттым, Айдар килеп: «Әни, бирешмә әле, көчле булыйк, үзеңне кулга ал әле син», — ди. «Әтиегез кайда?» — дим, арт якта йөридер дип уйлыйм бит инде. Шуннан безнең күрше авылдан Әлфия апа: «Рәшит Рәйсә апалар капка төбендә», — ди. Хәлсезләнеп, шунда утыра микәнни дип карасам, аны инде юрганнарга төреп чыгарып куйган булганнар. Ул җирләгән көнне күрсәгез! Шулкадәр күп иде кеше, бик зур бер начальникны озаткан кебек… Урамнар тулган иде. Безнең үзәк урам, капка төбенә сыймыйча, машиналар югары урамнан да сузылып киткән иде, — диде Венера апа. Венера апа да 1966 елда бик көчле янгын булганын раслады. — Мин килен булып төшкәнче өй янган булган. Нәкъ шушы тарих кабатланды. Кайнатам бик каты пешкән булган, аны шок хәлендә хастаханәгә озатканнар, бабай исән калган. 55 елдан кабат нигез янды, тик Рәшит янып үлде. Мин хәзер инде ике көн күршеләрдә. Алга таба нишлисе булыр. Иремнең апасы өч бүлмәле фатирда берүзе, бер җае килеп чыкканчы миңа килеп торырсыз, ди. Кичә Айдар белән килен Айгөл килделәр, «Нигезне бетерәсе килми, әти дә риза булмас, бакча эченәрәк булса да, матур гына йорт оештырып чыгасы килә», — диләр. Аларга рәхмәт инде, шулай дигәч. Материалларны алып, кыштан ук башларбыз, бәлки. Күңелләрендә булгач, эшләсеннәр. Үзебезнең көчтән генә булмаячак, халык ярдәме белән булса гына. Бик авыр хәл. Әле дә, шөкер, малайларым акыллы, алар ярдәм итә. Иптәшләре дә бик булыштылар. Оештырып чыгабыз инде, Аллаһ боерса. Якшәмбе Рәшитнең өчесе, нигезгә алып кереп, азаннар кычкыртып, догалар укытып, сәдакалар бирергә исәп, — дип уртаклашты Венера апа. Ил төкерсә, күл булыр, ди борынгылар. Ел тәмамлана гына дигәндә, урамда калган, анысыннан да бигрәк, гаилә башлыгын югалткан Вәлиевлар бүген ярдәмгә мохтаҗ. Тормыш иткән якын кешең, нигезең бер мизгелдә юк булсын әле! Кеше өстендә тору, кеше фатиры өчен акча түләп торулар авыр. Вәлиевларга яңа йорт салырга күмәк көч белән ярдәм итсәк иде. Венера Вәлиеваның телефон номеры: +7 965 624-27-56, Саклык банкы картасына тоташтырылган Тулырак: https://intertat.ru/news/society/26-12-2021/archa-rayonynda-ber-nigezd-55-eldan-kabat-yangyn-ber-ike-ay-gel-uttan-shikl-ndem-5845930

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: