erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында быел кайда юллар төзекләндереләчәк?

“Татавтодор” оешмасының Арча филиалы эшчеләре юлларда төзекләндерү эшләренә тотындылар. Быел алар кайсы авылларга юл салачак?

Сәер килде быел кыш. Юлларны да ватып бетерде. Әтнә юлында төзекләндерү эшләре бара. Тагын кайларда юл начар? Бу хакта инстаграм битендә язгач, 70кә якын комментарий килде.

Менә кайберләре: “Пөшәңгәр белән Апаз арасындагы юлны кайчан карыйлар? Асфальт салабыз, диюләренә бер гасыр була”, “Яңасалага юлны яхшылап ямыйсы бар”, “Алан юлының чокырлысы булса да сөенер идек”, “Шушмабаш-Носы юлы күптән асфальт көтә”, “Арча-Курса арасы, чапмый гына кайтасы”, Лесхоз-Күлтәс, Түбән Аты, Сөрде-Яңа Кенәр, Үрнәк-Урта Пошалым, Симетбаш-Яңа Кенәр юллары һәм башкалар.

Шуларны укыганнан соң без “Татавтодор” оешмасының Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Бәхет быел кайсыларына елмаер?

– Чыннан да, кайсы якка барма, юллар тәмам бозылып беткән. Моны нәрсә белән аңлатасыз?

– Сәбәбе – температура уйнавы. Плюстан минуска күчеп торды. Кар бетүгә Казаннан алып кайткан асфальт-бетон белән тишекләрне ямый башладык. Чүп җыю, юл кырыйларын грейдер белән тигезләү эшләренә тотындык. Көннәр җылыту белән тукталыш павильоннарын буйыйсы була. Аннан алда әле асфальтның кабарып җимерелүе көтелә. Ул кинәттән чыга. Асфальт кабарып чыкканны күргәнегез бармы? Аста туң, өстә асфальт җылына. Астагы туң эри башлагач, суының китәр урыны булмау сәбәпле, ул өскә күтәрелә һәм асфальтны бәреп чыга. Узган сезонда Сеҗе, Арча-Мари Иле чиге юллары шундый иде. 

– Сезнең сезон башландымы инде?

– 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр юл ябыла. 1 майда сезонны ачабыз. Юлларны имин тоту программасы буенча Түбән Мәтәскә эче, Арча-Теләче юлы, Утар Аты белән Югары Аты арасы (800 метр) юлларының өске катламы алыштырылачак. 2000-2500 тонна асфальт белән 380 километр асфальт юлда ямау эшләре алып барылачак. 2019 елдан күчкән объектлар бар. Ташкичү чатыннан Яңа Кырлайга таба 3 километр ара нык-лап төзекләндереләчәк. Шушмабаш эченнән Сәрдәбашка таба бер катлам асфальт салыначак. Икенче катламы – алдагы елга.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Куркынычсыз сыйфатлы юллар программасы буенча нәрсә эшләячәксез?

– Казан–Малмыж юлына (Иске Чүриле эче) 2 катлам асфальт түшәләчәк. Бирәзә тавы планга керергә мөмкин.

– Авыл юллары бик начар. Быел берсе дә планга кермәдеме?

– Сеҗе юлыннан Иске Масра мәчетенә кадәр, Курса-Почмакка таба 2шәр километр арага асфальтның аскы катламы җәеләчәк. Арча-Сеҗе юлында (“Балыкчы” авылы турысыннан карьерга кадәр 1 километр 770 метр) юл төзекләндереләчәк. 

Менә шул. Бар да түгел, юк та түгел. Бер комментарийда әйтелгәнчә, ике авыл арасын, чапмый гына кайтасың. Диагнозы сәер кыш булса, дәвасы шушы. Авыл эчләре үзара салым акчасына каралса, шәһәр эчендәге юллар нишләр?

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X