Арча районында өчәр метрлы кукурузлар үсә
Үсә кукурузларым... “Ашытбаш” ширкәте басуларындагы өчәр метрлы кукурузларны күргәч шул җыр искә төшә. Ул чәкәннәре!
29 сентябрьдә хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр белән үткәрелгән семинар әнә шундый кукуруз басуында башланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, белгечләр кукуруз культурасының терлек азыгы балансында мөһим урын тотуын билгеләп үттеләр. Аны игү, силослау технологиясе турында сөйләштеләр.
Соңыннан терлекчелектә 8 айлык эшкә йомгак ясалды. “Кызыл Яр” хуҗалыгы, беренче урынны яулап, күчмә кубокка лаек булды.
“Северный” хуҗалыгы – икенче, “Ашыт” хуҗалыгы өченче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
0
Кишет урып бетерде инде
0
0