erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында халык санын алу ничек бара?

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу бара

Арча районында халык санын алу кампаниясен 16 махсус участок алып бара. Аларда барлыгы 112 хезмәткәр эшли. 

Җанисәпнең ничек барганлыгы белән кызыксынып, Арча шәһәрендә урнашкан күпфункцияле үзәккә (МФЦ) бардык. Халык санын алучы хезмәткәр янәшәсендә районның статистика бүлеге җитәкчесе Булат Әхмәтгалиев та бар иде. Ул да эшнең ничек барганлыгын күзәтергә килгән. 

"Әкренләп кенә булса да, халык санын алу эше бара. Әлегә күрсәткечләр без көткәнчә үк яхшы түгел. Бүген 7нче көн эшлибез. Халык белән аралашырга әле вакытыбыз бар. Райондашларыбызның һәкайсы исәпкә керер дип ышанабыз. Әлеге эшкә җитдиерәк карарга кирәк," - диде ул. 

"Көндезгә сәгать 11га 8 кеше исәпкә алынды. Әле бу әлеге үзәккә килүчеләр генә. Шулай ук гос.услуги хезмәте аша да сорауларга җавап бирүчеләр бар. Бу эштә һәркемне катнашырга чакырып калам," - дип кушылды исәпкә алучы хезмәткәр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Башка еллар белән чагыштырганда быел техник яктан эшләргә җайлырак булуын ассызыклый бу эшне алып баручылар. Чөнки бланкларның планшетта булуы эшне тизләтә, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында җавап бирү мөмкинлеге дә җиңеллек бирә. Мөмкинлекләр күп булса да, халыкның актив булмавы борчый аларны.

"МФЦга эшләр буенча килгән идем, халык санын алуда да катнаштым. Гаиләмдәге һәркемне исәпкә керттем. Бик уңай булды, армый эшләгез, " - дип, рәхмәт сүзләрен җиткерде яңа гына җанисәптә катнашкан ханым (исемен күрсәтмәскә кушты).

"Халык санын алу кампаниясендә берничә төрле юл белән катнашып булуын әйтү белән бергә, техник яктан бераз уңайсызлыклар да килеп чыкканлыгын искәртеп үтәргә кирәк. Дәүләт хезмәтләре порталында сорауларга җавап биргән вакытта беренче эш итеп адрес сорала. Әгәр сез үз йортыгыз белән яшисез икән, адресны язганнан соң, "номер квартиры" дигән җиргә "1" дип куюыгыз сорала. "Нет N квартиры" дигәнгә басмавыгыз сорала. Баскан очракта, сезнең җанисәп QR- кодыгыз дөрес булмый" - дип мөрәҗәгать итте статистика бүлеге җитәкчесе. Әлеге мөрәҗәгатьне без, үз чиратыбызда сезгә җиткерәбез һәм игътибарлы булуыгызны сорыйбыз.Җитәкче белән сөйләшкән арада тагын 2 кеше исәпкә кертелде. Халык санын алуда катнашырга һәркемне чакырып калабыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X