erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында крестьян (фермер) хуҗалыкларының 2020 елгы эшенә йомгаклар ясадылар

Бу атнада Арча районында крестьян-фермер хуҗалыкларының 2020 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм 2021 елга бурычлар билгеләү буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров, шулай ук районның 50дән артык фермеры катнашты.

Катнашучыларны сәламләп, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев чыгыш  ясады. «Бүгенге көндә районда 70кә якын фермер исәпләнә. Бу елда фермерларга 91 млн. сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелде, шуның 67 млн.сумы – грантлар. Агымдагы елда тулай продукция динамикасы 583 млн. сум тәшкил итте. 5 ел эчендә бу сан 1,6 тапкыр артты», - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов та семинар-киңәшмәдә фермерларның актив эшчәнлеген билгеләп үтте.

 «Дәүләт ярдәме – фермерлар өчен  сизелерлек ярдәм. Ул елдан-ел арта бара. Фермер эшенә ярдәм итү буенча дәүләт программаларында район фермерлары актив катнаша», - дип билгеләп үтте ул.

Чара «Эш башлаучы фермер», «Гаилә терлекчелек фермалары» һәм «Агростартап» программалары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантлары акчасына төзелгән терлекчелек һәм кошчылык фермаларын тантаналы ачу белән тәмамланды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәлим Гарипов 2019 елда «Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 11,8 млн.сум күләмендә грант алды һәм Мөндеш авылында 120 баш сыерга исәпләнгән сөт фермасы төзеде.

Альберт Галәветдинов 2019 елда «Агростартап» программасы буенча 50 башка исәпләнгән мөгезле эре терлек симертү фермасы төзүгә 3 млн.сум күләмендә грант алды.

 Ә Якты Көн авылында Булат Бариев «Эш башлаучы фермер» программасы буенча агымдагы елның өч аенда 15 мең башка исәпләнгән кошчылык фермасы төзеде.

https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1895860.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X