Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арча районында референдум уза

    Бүген Арча шәһәре муниципаль берәмлеге һәм Яңа Кенәр авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдумнар үтә.

    Арчада 15, Яңа Кенәр җирлегендә 7 сайлау участогында иртәнге 7 дән кичке 8 гә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Аларда барысы 21018 сайлаучы теркәлгән.

    Референдум пандемия шартларында барлык иминлек шартларын да төгәл үтәп башкарыла. Шуны ук күздә тотып алдан тавыш бирү мөмкинлеге дә булдырылган иде.

    Реклама

    Халык бик актив. Яңа Кенәрдә иртәдән үк участокларда кеше күп иде. Мәсәлән, 955 һәм 956 нчы сайлау участокларында теркәлгән 1830 сайлаучының 610 сы сәгать 10 тулганчы тавыш бирергә өлгергән иде инде.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: