erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында тавыш бирү ничек узды?

Район сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, тавыш бирүдә сайлаучыларның  95,94 проценты катнашты. Шуларның 93,88 проценты төзәтмәләрне яклап тавыш бирде, каршылар 6,07 процент.

 

 

Ниһаять, ул көн дә узып китте. Апрельдә үк кичектерелгән тавыш бирү көне 1 июльдә төгәлләнде. Илебездә Россия Федерациясенең Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирү көне 25 июньдә башланып, 1 июльгә кадәр барды. 25 июньдә без шәһәрнең берничә участогында булдык. Һәркайда сайлаучыларны яхшы әзерлек белән каршы алалар. Һәр килүченең температурасын үлчиләр, битлек, перчаткалар, авторучка бирәләр. Арча станциясендә күчмә сайлау участогы эшләде. Шулай ук график буенча урамнарда тавыш бирү оештырылды. Һәрвакыттагыча мондый мөһим кампанияләрдә җитәкчеләр үрнәк күрсәтә. Беренчеләрдән булып “Арча АТПсы”, “Водоканал-Сервис”, “Татавтодор” филиалы, “Энергосбыт”, “Арча элеваторы”, сәнгать мәктәбе, “Арча-Арена” Боз сарае җитәкчеләре тавыш бирде.

26 июньдә 950нче Апаз сайлау участогында Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тавыш бирде. Ул биредә эшне оештырудан канәгать булуын белдерде. Комиссия әгъзаларыннан тавыш биргәндә сайлаучыларның иминлеген тәэмин итүгә аеруча игътибарлы булуларын сорады. Без сайлау участогына ачылган вакытка бардык. Иртәнге 8 тулганчы ук комиссия әгъзалары актив эшли иде. Без бу катлаулы чорда һәр авылдашыбызның иминлеген тәэмин итәргә бурычлы, шуңа күрә саклык чараларының барысын да төгәл үтәргә тырышабыз, ди комиссия рәисе Марат Заһидуллин. 28 июньгә районыбызның кайбер авылларында  90 процент сайлаучы тавыш бирергә өлгерде. 30 июнь көнне, иртәгә кадәр эшне бетереп куйыйм, дип,  Арчаның 1нче мәктәбендә урнашкан сайлау участогына кердек. Эштән чыгып барганда каршыма хезмәттәшебез Фәния ханым очрады. “Әле яңа гына тавыш биреп чыктым, — диде ул. —  Тормыш начар түгел бит! Һәр кешедә машина”. Кичке 4 тулып киткән. Сайлау участогында тавыш бирүчеләргә хезмәт күрсәтүче Гүзәл ханым: “Кичке 8гә кадәр эшлибез, — диде. —  Тавыш бирергә килеп торалар”. Юлда очраган пенсионерлар белән дә аралашып алдык. “Пенсияне биреп торалар. Без тормыштан канәгать, пенсияне бетерә генә күрмәсеннәр”, — ди алар. Арадан берсе: “Менә мин пенсиядә булсам да, эшлим әле. Әмма эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләмиләр. Мин моның белән риза түгел. Конституциягә менә шушы яңалыкны кертергә кирәк иде. Башка үзгәрешләр белән риза”, — дип фикерен белдерде.1 июль. Район Мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында иртәдән уйный башлаган музыка бәйрәм рухы өстәп, халыкны әллә кайдан үзенә дәшеп тора. Ишектән үк Арчада яшәүче Фәния ханым белән сөйләшеп кердек, фикерләре белән кызыксындык. “Мошенниклар кармагына эләктем әле, ярый зур сумма түгел иде, — дип сөйләде ул. — Алар көчле психолог бит... Менә шул алдакчыларга, мошенникларга карата законны катгылайтырга кирәк”. Алданмаска тырышырга кирәк инде. Шулай да Фәния ханым сайлауга килгән! Җәмәгатьчелек белән дәүләт арасындагы килешүгә ничек битарафлык белдерәсең инде?! Бу фикерне Арчада яшәүче Лилия (үзен шулай дип таныштырды) әйтте. “Ничек сайлауга килмисең инде?! — диде ул. — Ирем авыр холыклы кеше, зарланырга, дөньяны сүгәргә ярата. Аны сайлауга китереп булмый. Ә, беләсезме, бүген тавыш бирергә барачакмын, диде ул. Эштән кайткач. Бу минем өчен зур җиңү! Урамда сөйләшеп торабыз. Безнең сүзгә бер ир-ат  кушылды. “Халык әллә ниләр сөйли, ватсап буйлап ышанмаслык хәбәрләр йөри. Янәсе, гаилә кереме җан башына аз булса, балаларны хөкүмәт гаиләдән тартып алачак. Бу нинди әкият инде? Хөкүмәткә синең балаң кирәкме? Конституциядә ул турыда сүз юк бит. Пенсионерлар белән дә сөйләштек. Аларның теләге: Ил-көннәр тыныч булсын, пенсияләрне бетермәсеннәр иде. Эшләүче пенсионерлар: Нишләп безнең пенсияләрне индексацияләмиләр? дип борчыла. Без бит шул җитмәгәннән эшләп йөрибез. Ә әти-әниләр балаларының киләчәге турында уйлана. “Арча” спорткомплексында урнашкан 943нче участок сайлау комиссиясе Арча үзәк хастаханәсендә дәваланучы 13 сайлаучыга тавыш бирүдә катнашырга ярдәм итте.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 — Алар да РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашырга хокуклы, шуңа күрә без моны  оештырырга бурычлы. Алардан тыш та безнең комиссия тагын 49 сайлаучының өенә барып гражданлык бурычларын үтәргә булышты, — диде комиссия рәисе Венера Таджибаева.

Арча районында Татарстан Иҗтимагый палатасының 203 күзәтүчесе эшләде. 954нче Наласа сайлау участогында Татарстан Иҗтимагый палатасы күзәтүче Руслан Шаһидуллин: “Мин бу сайлау участогында эшне оештыру белән канәгать, әлегә бернинди тәртип бозу күзәтелми, көн азагына кадәр шулай булыр дип ышанам”, — дип бәяләде.

Арча районы сайлау участокларында тавыш бирү кичке 8дә тәмамланды. Район сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, тавыш бирүдә сайлаучыларның  95,94 проценты катнашты. Шуларның 93,88 проценты төзәтмәләрне яклап тавыш бирде, каршылар 6,07 процент.

Сайлау комиссияләрендә Исрафил Насыйбуллин, Ильяс Фәттахов, Румия Надршина булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X