Чираттагы техник карау “Северный” ширкәтендә үтте.
Еллык техник карау үткәрү планы буенча Арча районы агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрү дәвам итә.
2 апрельдә чираттагы техник карау “Северный” ширкәтендә үтте. Техник карауга куелган барлык техника таләпләргә җавап бирә.
“Северный ширкәте механизаторлары техник карауга ел саен җаваплы карый.
Габделхак Касыймов, Арча районы Дәүләт техник күзәтүенең Арча районы буенча төп дәүләт инженер-инспекторы
Нет комментариев