Арча районында терлекчеләр бүләкләнде
Хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән терлекчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 13 мартта югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Ашыт” хуҗалыгы сыер савучылары Гөлнәзирә Әхмәдуллинага, Рөстәм Әхмәдуллинга ветеринария фельдшеры Марсель Фәттаховка, “Северный” ширкәте сыер савучылары Рафаэль Мәгъсүмовка, Зөлфия Әсәдуллинага, терлекче Рөстәм Хәмитовка, район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев