erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында “Трактор-прицеп” профилактик операциясе уза

Арча районында трактор, башка үзйөрешле машиналар һәм аларның тагылма арбалары, үзйөрешле юл-төзелеш машиналары белән бәйле бәхетсезлекләрне, юл һәлакәтләрен киметү, шулай ук юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын арттыру максатыннан, 8 еннән 28 июньгә кадәр Дәүләт техник күзәтчелеге ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә “Трактор-прицеп” профилактик чарасы уздыра.

Алда санап үтелгән транспорт чаралары югары авырлыклы һәм күп һәлакәтләр аларның төзексезлеге сәбәпле килеп чыга.

Юл хәрәкәте инспекторлары Дәүләт техник күзәтү инспекторлары белән берлектә трактор, үзйөрешле юл-төзелеш машиналары һәм аларның тагылма арбаларын йөртүчеләрнең кагыйдә бозуларын ачыклау буенча эш алып бара. Профилактик чара кысаларында техниканың техник халәте, кулланылышка рөхсәте, теркәлү документлары, дәүләт теркәлү билгеләренең дөрес урнаштырылган булуы шарт.

Исегезгә төшерәбез, азык әзерләү һәм урып-җыю чорында механизаторларга, үзйөрешле машиналарны йөрткәндә юл йөрү кагыйдәләрен һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау мөһим.

Габделхак Касыймов, Дәүләт техник күзәтчелегенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X