erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында янгынга каршы махсус режим кертелде

2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде.

 

Янгынга каршы махсус  режим яңа ел бәйрәмнәре чараларында гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, физик һәм юридик затларның мөлкәтен, дәүләт яки муниципаль милекнең янгын куркынычсызлыгын  тәэмин итү максатыннан  билгеләнә. Бу чорда пиротехника сату һәм куллану аерым контрольдә тотыла.

Янгынга каршы махсус режим вакытында  пиротехник эшләнмәләрне куллануга түбәндәге чикләр кертелә(хлопушкалар, бенгальский утлардан тыш) :

-500 метр читтә-  сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплекслары объектларыннан .

50 метр ераклыкта-   торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектлары, халык күпләп йөргән урыннар, автомобиль юлларыннан.

Яңа ел бәйрәме чаралары вакытында дежур персоналның санын арттырырга кирәк.

Ябык биналарда ялкынланучы пиротехник җайланмаларны куллануны катгый тыярга.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа ел бәйрәме чараларын үткәрүдә җаваплы кешеләргә янгын куркынычсызлыгы буенча укулар уздырырга.

Бәйрәмнәр уздырыласы урыннарны беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә.

Бары тик сертификатлы гирляндалар гына кулланырга.

Кибетләр һәм базарлар шыгрым тулы булу сәбәпле, бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә, шулай ук куркынычсызлык таләпләрен бозып,  билгеләнгән урыннардан тыш пиротехника әйберләрен сату һәм саклауга юл куймау максатыннан, Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча күзәтчелек бүлеге тарафыннан район кибетләрен һәм сәүдә нокталарын тикшерү буенча рейдлар үткәреләчәк.

Барыгызга да хәвеф-хәтәрсез Яңа ел бәйрәмнәре телибез! Узегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Сафин Р.Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X