Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арча районында янгыннар ешайды

    Быел Арча районында 26 янгын очрагы теркәлгән. Янгында Төбәк-Чокырча авылыннан бер кеше һәлак булды. Шөкер, балалар зыян күрмәде.

    Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын часте җитәкчесе Рөстәм Сафиннан:  “Соңгы вакытта гына да бер-бер артлы өч янгын булды. Алар ешайды кебек. “Сәбәбе нидә? Ут төртүләр юктыр ич?” – дип сорыйм.

    – 2019 елда да шушы вакытка 26 янгын очрагы теркәлде, – диде Рөстәм Роальдович. – Хәзер печән, салам, коры үләннең яну очраклары да янгынга исәпләнә. Быел Питомник янында шундый очрак булды. Дөрестән дә, соңгы вакытта янгыннар бер-бер артлы булды. 12 июньдә Штерәдә мунча янды, 14 июньдә Күпербашта – сарай, веранда, 15 июньдә Түбән Атыда йорт, сарай, гараж янды. Ут төртү очраклары юк. Ә менә контейнерларга сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен ташлап, шуннан чүп-чарга ут кабынып китү очраклары бар. Контейнерлар пластмасстан эшләнгән. Монда контейнерларның да янып китү хәтәрлеге бар. Янгыннар нигездә электр чыбыгыннан, мичне,  мич юллыкларын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмичә эшләүдән килеп чыга.

    Матур яшәргә тырышабыз. Йорт-җирне яңартабыз, төзекләндерәбез. Шабашниклар, шулай ук йорт хуҗасы үзе дә барысын да эшләргә тырыша – стеналарны шомарта, обой ябыштыра, мич тә чыгара, төтен юллыкларын да ясый, утка кадәр кертә. Мич, электр белән бәйле эшләрне башкарырга һөнәр кенәгәсе бармы-юкмы — анысы әһәмиятле түгел.

    – Бу эшләрне махсус белемле электрчыларга, миччеләргә генә ышанып тапшырырга киңәш итәбез. Мич юллыкларын дөрес эшләмәү очраклары бар. Аллюминий торба куярга һич ярамый. Мич юллыкларын эшләгәндә түшәм белән ике арада тиешле ара калырга тиеш.

    – Янгын сүндергәндә якында су булу иң әһәмиятле  шарт булып тора.

    – Менә әле яңа гына булган Күпербаштагы янгында янәшәдә гидрант булуы бик уңайлы булды, янгынга җәелеп китәргә ирек бирелмәде. “Чиста су” программасында су кертү белән бергә гидрантларны эшләү дә каралган. Гидрантлар Якты Көндә, Урта Курсада һәм башка кайбер авылларда эшләп куелды. Янәшәдә елгалар булган очракта янгынчыларга су алу өчен махсус урыннар (пирслар) эшләү таләп ителә.

    Район үзәгеннән иң ерак төбәкләрнең берсе – Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков белән сөйләшәбез.

    – Халыктан җыелган үзара салым акчасына юлларны караганнан соң бөтен игътибарны гидрантлар эшләүгә юнәлтәбез, – дип сөйләде ул. – Быел Хәсәншәехка 4 гидрант, Апазга 3 гидрант эшләүне планлаштырабыз. Гидрантлар Хәсәншәехта – 4әү, Апазда – 2, Пөшәнгәрдә 1әү бар. Бер елны Мирҗәмдә янәшәдә гидрант булу нәтиҗәсендә уртадагы йорт янса да, аның ике ягындагы ике йортны саклап калдык.

    Янгынны булдырмый калуның тагын бер әһәмиятле чарасы бар. Элек электр чыбыкларының торышын тикшереп торганнар. Ә шәхси хуҗалыкларда хәзер электр элемтәсенең сыйфатын тикшермиләр.

    Электр белән эш итүче оешмаларның берсе – “Энергосервис” ширкәтеннән белештек. Инженер Булат Хәбибуллин: “Без мәктәпләрнең, балалар бакчаларының һәм башка оешмаларның электр чыбыкларының сыйфатын тикшерәбез, – дип сөйләде. – Әгәр дә шәхси йорт, фатир хуҗалары безгә килә икән – килеп тикшерәбез. Янгынны белгертүче приборны да алып кайтып бирәбез.

    Янгынны белгертүче приборны янгынчылар күп балалы, авыр хәлле гаиләләрнең йортына куеп йөрделәр һәм хәзер дә бу эш дәвам итә. Әлеге программа тормышка аша башлаган 2016 елдан бүгенгә кадәр шушы прибор ярдәмендә Татарстанда 78 кеше исән-сау калган. Безнең районда да күп балалы бер гаилә, өйләре янса да, үзләре исән-сау, ә икенче бер гаиләнең йорты  да янмый калды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: