erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районыннан берьюлы ике кеше шундый зур бүләк алды

Арчадан Зиннур Тимергалиев һәм Казанбаштан Гөлара Шәрипова “Болгар” радиосының милли музыкаль премиясенә лаек булдылар.

Арча районыннан

берьюлы ике кеше шундый зур бүләк алды.

Телевизор аша онлайн-концерт карап, якташларыбыз өчен чын күңелдән сөенеп утырдык. Шулай булмый, алар бит – безнекеләр! “Бүләк алып сәхнә артына чыгуга, дуслар, танышлар, туганнар, авылдашлар, райондашлар шалтыратып котлый башлады. Горурландым”, – диде Зиннур.

– Синең күпме ши-гыреңә көй язылды, – дип сорадым.

– Күп түгел, егермеләп кенә. Мин гел язмыйм. Бер язам, әмма берәгәйле итеп. Сан артыннан куып, мәгънәсез сүзләр белән тутырып шигырь язып,  акча эшләүчеләр бар. Әмма, минемчә, шигырьне алай язмыйлар, аны иҗат итәләр. Язучы каләм белән рәсем ясаучы рәссам булырга тиеш. Андый шигырьләр күп булмый, – диде Зиннур. – Шигырь генә язып бир әле, дип миңа да мөрәҗәгать итүчеләр булды. Хакын да әйтәләр. Тик мин заказ буенча язмыйм. Күңелгә кайчан килә, шунда иҗат итәм.

Аның Ләйсән Мәхмүтова (көе дә аныкы) башкарган “Ачуланма” җыры милли премия алды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин Ләйсән белән генә эшлим. Һәрбер шигырьгә ниндидер мәгънә салына бит. Ләйсән аны шунда ук аңлап ала. Көен дә язып куя. Без аның белән икебез бер дулкында. Үзеңне аңлаучы композитор табу бик зур отыш ул, – диде Зиннур Тимергалиев. – Җиңүебез турында да ул шалтыратып әйтте. Бәйгеләрдә беркайчан да катнашмый идем. Иҗат эше ул – күңел моңы, аның белән сәүдә итмиләр. Аннан яхшы товарга реклама да кирәкми. Тагын нәрсәгә шатландым, социаль челтәрләрдә җыр турында бер генә тискәре фикер дә юк иде. Бу да  бик мөһим әйбер.

Концерт барышында Зиннур бик күп артистлар, композиторлар белән аралашкан. Аларга үз фикерләрен дә җиткергән. Хәтерлисезме икән, элек сәхнәдән җырны белдергәндә авторларын әйтәләр иде. Соңгы вакытта авторлар күләгәдә калды. Якташыбыз да әнә шул мәсьәләне күтәргән.

– Җыр тудыру ул – зур хезмәт. Шуңа авторларның исемнәрен әйтергә кирәк, минемчә, – ди Зиннур. 

Гөлара Шәрипованың һәр шигыре җыр өчен язылган кебек. Аның 167 шигыре тупланган бер китабы басылып чыкты, тагын 500дән артык шигыре  бар. 15ләп шигыренә көй иҗат ителгән. Җырларын Лилия Муллагалиева, Раяз Фасыйхов, Лилия Мингулова, Нурия Ярмөхәммәтова, Филүс Каһиров, Газинур Фарухшин һәм башкалар башкара. Буа театры җитәкчесе Раил Садриев бер шигырен укып, әдәбият, сәнгать дөньясына танытты. Җырчылар Рифат Зарипов, Алмаз Мирзаянов Гөлара шигырьләрен сәхнәдән яңгырата. Лилия Муллагалиева башкаруындагы “Гөрләвекле балачак” җыры милли премиягә лаек булды.

– Июнь аенда хит-парадта иң күп тавыш җыйды ул җыр, – диде Гөлара Шәрипова. – Анда ук җиңәчәге билгеле иде инде. Зур бүләк, сөендем. Минем сәхнәдә беренче зур уңышым бу. Яз көне язылган көн кадагындагы мәсьәләне яктырткан шигырь иде ул. Яздым да интернетка куйдым. Лилия Муллагалиева ошаткан, көй язган, аннан мине эзләп тапты.  Җыр өчен шигырь иҗат итү минем өчен бик авыр. Интернетта күреп, шигырьләремне сорап кына алалар. Филүс Шәңгәрәев кенә көй язган да, шуңа шигырь юллары иҗат итәргә кушкан иде. Бик катлаулы эш булды. 

Якташларыбызны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X