erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районының Наласа урта мәктәбе укучысы Шәүкәт Галиев премиясенә лаек булды

Яр Чаллы шәһәрендә "Көмеш кыңгырау" газетасының Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасы узды.

Балалар арасында 4 премиянең берсе Наласа урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Әнвәр Мөхетдиновка бирелде. Аңа бу бүләк "Көмеш кыңгырау" республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында 2020 елда басылып чыккан язмалары һәм газета белән актив хезмәттәшлеге өчен бирелде. Моннан тыш аңа газетаның яшь хәбәрче таныклыгы да тапшырылды. 

Әнвәр белән без дә телефон аша элемтәгә кереп, иҗаты белән кызыксындык. "Узган елның яз аенда мин үземнең инстаграм битемне алып бара башладым. Үзем турында пост куйдым. Анда иҗат итәргә яратуым турында яздым. Шулай итеп блогымны актив алып бардым. Озак та үтмәде миңа "Көмеш кыңгырау" газетасыннан Лилия апа язды. Һәм минем белән интервью язарга тәкъдим итте", - дип башлады ул сүзен. Матур һәм ягымлы итеп сөйләште Әнвәр. Сөйләменнән үк иҗади бала икәне күренеп иде. Лилия апасы язган әңгәмәдән соң, "Көмеш кыңгырау" газетасы белән хезмәттәшлеге башлана да аның. "Яшьтәшемә биш сорау" рубрикасындагы сораулары, үзе яратып йөргән Арчаның "Нур" балалар телестудиясе турындагы мәкаләсе - иҗатының бер өлеше. Алга таба әлеге хезмәттәшлекне дәвам итәчәген әйтте егет.

Әнвәр әле нәфис сүз остасы да. Татар әдипләренең шигырьләрен, әсәрләрен яратып башкара ул.

Иҗатыңның саекмавын телибез сиңа, Әнвәр. Яңадан яңа үрләр, илһам чыганаклары теләп калабыз.  

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әтисе Рамил Мөхетдинов улының иҗатка килүендә газета журналистлары, аерым алганда Лилия Фәттахованың ничек тырышканы турында сөйләгән "Интертат" хәбәрчесенә.

Рамил Мөхетдинов: ««Көмеш кыңгырау» авторларын журналист апалары әйдәп бара. Мондый әйбер эшләп карамыйбызмы, дип гел элемтәгә чыгалар. Аннары улым, әти, шундый сорау бирделәр, шуны эшлик әле, ди. Андый әйдәүче булмаса, балалар алар телефонга китә, хәтерләре кыска. Болай аларның фикерләүләре үсә. Мәсәлән, яшьтәшеңә биш сорау дигән бирем бирәләр, ул аны уйлап йөри, сорауларын таба. Аннары Лилия апасына җибәрә.

Улым «Лилия апа, Лилия апа» дип гел әйткәч, мин аны берәр студент кыздыр дип уйлый идем. Үзем әдәби марафонда катнашкач, «Казан утлары»нда Лилия Фәттахова килеп чыкты. Әнвәр белән эшләүче Лилия Фәттахова түгелме дигән идем, шул икән. Шуннан соң гына аның үзе белән таныштым. Гомумән, без Казан тирәсендәге язучыларны гына беләбез».

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X