erid:2VtzquqpS7d
Арча районының "Ватан" ширкәтендә киңәшмә узды
Арча яңалыклары

Арча районының "Ватан" ширкәтендә киңәшмә узды

27 декабрьдә “Ватан” хуҗалыгы базасында хуҗалыклар җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә булды.

Район башлыгы Илшат Нуриев авыл хезмәтчәннәренең 2019 елдагы эшен уңай бәяләде, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

– Игенчелектәге уңышларыбыз әйбәт безнең, – диде ул. – Әмма терлекчелектә тырышырга да тырышырга әле. Мөмкинлекләребез зур, аларны дөрес файдаланырга кирәк.

Семинарда катнашучылар фермаларда эшнең куелышы белән таныштылар.


Нет комментариев