erid:2VtzquqpS7d
Арча республикада үрнәк булырга тиеш
Арча яңалыклары

Арча республикада үрнәк булырга тиеш

Бүген Арчага Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе вәкилләре килде.

Алар шәһәребезнең мәгариф , мәдәният, сәүдә объектларында, җәмәгать урыннарында булып  районда  республикабызның дәүләт телләре турындагы кануны үтәлешен тикшерделәр.

Соңыннан район башлыгы Илшат Нуриев катнашында районның дәүләт телләре турындагы законны үтәү комиссиясенең беренче утырышы узды. 

Казаннан кайткан делегация җитәкчесе Ким Миңнуллин белдергәнчә, Арча, Тукай Ватаны буларак туган телебезне саклауда бөтен республикага үрнәк булырга тиеш. Утырыш барышында бу өлкәдә башкарылган эшләр турында сөйләшенде, киләчәккә бурычлар билгеләнде.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев