erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча шәһәре быел да бәйгегә тәкъдим ителде

“Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында Арча шәһәре быел да бәйгегә тәкъдим ителде.

11 җирлек моннан бер ай элек Бөтенроссия бәйгесендә катнашачак  территорияләр исемлегенә керде.

Арчаның тимер юл вокзалыннан Коммуна урамы буйлап Казансу елгасы аша Интернационал урамына кадәрге территориясе әлеге бәйгедә катнашачак.

16 мартта шәһәрнең җәмәгатьчелек вәкилләре, Коммуна урамында яшәүчеләр катнашында әлеге территориядә нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында фикер алышулар булды. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов, аның беренче урынбасары Илшат Галимуллин, “Архитектура десанты” бюросы белгечләре катнашты.

Очрашуда әйтелгән фикер-ләр, тәкъдимнәр проектны тормышка ашырганда исәпкә алыначак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мондый әһәмиятле эшләргә тотынганда халык фикерен ишетү мөһим, билгеле. Әлеге очрашуда катнашучыларның һәркайсы үз фикерен әйтә ала иде. Өстәлләр артына утырып бәйгегә тәкъдим ителгән территориянең  әзерләнгән проектын өйрәнделәр. Һәр төркемнән берәр вәкил ахырдан чыгыш ясап тәкъдимнәрне җиткерде.

Илкүләм проект кысаларында Арчабызның үзәк урамы ничек матурланганын күреп шатланабыз. Әлеге яңа тәкъдим ителгән проект та тормышка ашса, шәһәр тагын да ямьләнәчәк. Тимер юл вокзалы – шәһәрнең капкасы. Хуҗаларның кемлеге капкасыннан билгеле, диләр бит. Вокзал тирәсен матурлау, Коммуна урамын ямьләндерү, халык өчен уңайлы итү турында кызыклы тәкъдимнәр әйтелде.

Коммуна урамында яшәүчеләр үз проблемалары турында сөйләделәр. Иң авырткан урыннары – канализация булмау. Җир асты сулары якын, зур эшләргә тотынганчы канализация үткәреп  калдырып булмасмы һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X