erid:2VtzquqpS7d
Арча сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе
Арча яңалыклары

Арча сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе

Бәхетле балачак.

Укучылар чәчәкләр тотып, матур киенеп, Арча сәнгать мәктәбенә (җитәкчесе Гөлнара Сабирова) бардылар. Биредә матур бер бәйрәм. Фотоларга төшәләр, яраткан укытучыларына чәчәкләр бирәләр. Бәйрәмнең тантаналы өлеше сәхнәдә булды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илфар Әюпов та килгән иде. Биючеләр, рәсем ясаучылар, җырчылар, уен коралларында уйнаучылар һ.б. сәнгать мәктәбендә яраткан һөнәрләрен үзләштереп, диплом алдылар. Мәсәлән, биючеләр сәнгать мәктәбендә 5 ел шөгыльләнделәр. Педагогларга рәхмәт. Исән-сау эшләргә язсын. Әти-әниләр дә килгән иде. Алар педагогларга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Балалар да исән-сау булсыннар, алган һөнәрләрен тормышта кулланырга насыйп булсын.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев