erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча сәнгать мәктәбендә үзмәшгульлек пилот проекты буенча киңәшмә булды

Арча сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы, Калуга, Мәскәү өлкәләре һәм Мәскәү шәһәрен үз эченә алган үзмәшгульлек пилот проекты буенча киңәшмә булды.

Аны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алып барды. Очрашуда Татарстан Республикасы буенча салым инспекциясе вәкиле катнашты. Киңәшмә сорау-җавап формасында үтте. Соңыннан без Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды төбәк вәкиле Лилия Сафиуллинага үзебезне кызыксындырган берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Иң беренче аңлатып китегез әле, үзмәшгульлеккә кемнәр керә?

 – Ялланган эшчеләрдән башка хезмәт күрсәтүчеләр. Мәсәлән, репетиторлар, фотографлар, тегүчеләр, түбәтәй чигүчеләр, өйдә торт пешерүчеләр, пилмән, манты һәм башкаларны ясап, үз продукцияләрен җитештереп (сөт, сыр, эремчек һәм башкалар) сатучылар, бала, шулай ук өлкәннәрне карау- чылар, программистлар, такси йөртүчеләр, чәчтарашлар, тырнак ясаучылар, фатирларын арендага бирүчеләр, шабашниклар һәм башкалар. Бу яшерен бизнес алып баралар дип килеп бәйләнмәсеннәр өчен аларның үзләре өчен кирәк. Искәртеп үтәм, монда сәүдә итү керми, хезмәт күрсәтү генә.

– Аларны тикшереп тә йөриләр, дип әйтәсегез киләме?

– Әйе. Газета, социаль челтәрдәге белдерүләрне күзәтеп баралар. Башка районнарда прокуратура хезмәткәрләре белән чыгып тикшерә башлаганнар. Бу юнәлештә дә тикшерү планлаштырыла. Аннан күршеләр, яратып бетермәгән кешеләр, шуларның хезмәтеннән файдаланганнар да хәбәр бирергә мөмкин. Берәү безнең районның бер авылында яшәүчегә капка ясатыр- га уйлаган. Карый, инструментлары ята. Аптыраган. Алар районында бер инструмент күрсәләр, хәзер тикшерергә килеп җитәләр икән.

– Үзмәшгуль буларак теркәлсә, салым түләргә туры киләчәк бит.

– Кергән керемнән 4 процент кына түли. Бу физик затларга өеннән сатып җибәргән очракта. Мәсәлән, торт пешерә ди. Бер торт 500 сум дип алыйк. Ун торт пешерә. 5000 сум акча эшли. Төгәл керемен күрсәтәсе килсә күрсәтә, юк икән, аңа беркем дә бер сүз әйтми. Әгәр кибеткә тапшыра икән, килешү төзи дә, 6 процент салым түли. Керем юк икән, бер тиен дә түләми. Ел буе керем күрсәтмә, беркем бер сүз әйтми. Башта кереме 10 мең сумга тулганчы, салым 3 яки 4 процент кына. Әмма еллык керем 2 миллион 400 мең сумнан артмаска тиеш. Исәп-хисап ясыйсы да, декларация бирәсе дә юк.

– Шәхси эшмәкәрләр 13 процент салым түли. Алар бар да үзмәшгульлеккә күчеп бетмәсләрме соң?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Күчсеннәр. Проблема юк. Шәхси предприятиесен ябып та күчә ала, япмаса салым режимын үзгәртә. Тик бер шарты бар, аның ялланган эшчесе булмаска тиеш. Тик икенче бер ягы бар: шәхси эшмәкәрләргә кредит бирәләр, мөһерләре дә бар. Ә үзмәшгульләрнең моңа кадәр андый мөмкинлекләре юк иде. Хәзер банклар үзмәшгульләргә дә кредит бирү буенча эшләячәк.

– Контроль-касса аппараты да кирәк түгел, ди-сез. Әгәр сатып алучы чек сораса?

– Үзмәшгульгә “Мой налог” кушымтасы аша телефоннан я компьютердан, яки Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондына килеп (ул Арчада Галактионов урамы, 27 йортта, күпфункцияле үзәк бинасында урнашкан) теркәлергә кирәк. Мобиль кушымтада автомат рәвештә керем исәпкә алына һәм салым исәпләнеп барыла. Шунда шәхси кабинетка кереп, телефонда чек чыга һәм ватсаб аша сатып алучыга җибәрелә. Чек кирәк түгел икән, бирмисең. Шәхси кабинетта белешмәләр дә алып була. Мәсәлән, кредит алу өчен банкка, халыкны социаль яклау бүлегенә һәм башкалар. Аннан кереме бар, ә шәхси кабинетка кертергә вакыты юк. Куркырга кирәкми. Керем турындагы мәгълүматны көн саен да, айга бер дә, узган число белән дә кертергә мөмкин. Искәрмә: кушымтага теркәлгәндә программада хата булырга мөмкин. Шуңа берничә тапкыр эшләп карарга кирәк.

– Үзмәшгульлеккә теркәлергә чакырасыз. Дек- ларация тутырасы юк, салымны түләми калса да сүз юк, пенсия фондына түләү ирекле. Ни өчен кирәк соң ул?

– Әйткәнемчә, кешенең үзенә кирәк. Тынычлыгы өчен. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче курыкмыйча белдерү чыгара, эшли, яши ала. Бездә 253 кеше теркәлде инде. Хәзер район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Илшат Нәбиуллин белән авылларга йөреп, халык белән очрашып, бу хакта тулырак мәгълүмат бирәбез. Сораулар булса, минем телефон: 89274015148.

Үзмәшгульләргә пенсия фондына түләү ирекле. Бу хакта Пенсия фондының Арча бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ ИбӘтуллина фикере:

– Үзмәшгуль булып, пенсия фондына кертем түләмәсә, ул кеше эшләгән булып саналмый. Түләгән очракта гына ул чор стаж-га керә. Теләге бар икән, Пенсия фондына килеп гаризы яза, кертемнәр түли башлый, без аны исәпкә алабыз. Бер елга иң аз күләме – 29354, иң күбе 238233 сум. Бер юлы да кертеп бирергә, ай саен да түләп барырга мөмкин.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X