erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Арча” сәнәгать паркы эшле итә

Һәркөнне Арчадан Казанга 5 меңләп кеше эшкә китә. Арчадагы сәнәгать паркы тулы көченә эшли башлагач, аларның саны шактый кимергә мөмкин

Юлда йөрү рәхәт нәрсә түгел инде. “Ярый әле Казан якын”, – дип күңелләрен тынычландыра алар. Теләчедәге заводка да 50ләп кеше барып эшләп йөри икән.

Зөлфәт Шәрәфетдиновка бу проблемалар яхшы таныш. Алар белән район хакимиятендә эшләгәндә турыдан-туры шөгыльләнгән кеше ул. Соңгы вакытта Питомник янында төзелә торган “Арча” сәнәгать паркында резидентлар белән эшләү буенча җитәкче вазыйфасын башкара.

Зөлфәт Зөфәрович безне капка янында каршы алды. “Парк мәйданы 21 гектар, – диде ул. – Әле монда казу, төзелеш эшләре дәвам итә. Җир асты сулары якын булганга башта субайлар сугарга туры килә. Бер цех салынасы урынга  194 субай сугарга туры килде”.

Мин аңа район халкы түземсезлек белән көткән сорауны бирдем.

– Парк төзелеп беткәч ничә кешегә эш урыны булачак?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Тулысынча төзелеп беткәч 500ләп кешегә эш урыны булыр, дип уйлыйбыз, – диде ул. – Менә яшелчә эшкәртү цехы эшли инде. Анда 50гә якын кеше, күбесе хатын-кызлар, ике сменада бәрәңгене юып, кабыгыннан әрчеп кечкенә сеткаларга тутыралар. Әлегә бәрәңгене “Кырлай” ширкәте китерә. Киләчәктә кишер, чөгендер дә кабул итәргә җыеналар.

Тәүлеккә 150 тонна сөт кабул итә торган пункт эшли. Бозауларга эчерү өчен сөтне алыштыргыч, коры сөт ясау цехлары булачак. 2022 елда тулы кыйммәтле сөт комбинаты төзеләчәк.

Катнаш азык, ит эшкәртү цехлары төзелә. 4 мең квадрат метр мәйдан биләячәк “Техноарск” предприятиесе биналарын төзү башлана. Ул металл конструкцияләр җитештерәчәк. Быел шуның 1 мең квадрат метрын сафка кертү күздә тотыла.

Әлеге паркның хуҗасы – “Армада” идарәче компания ширкәте 6 җитештерү бинасы төзергә җыена. Аларда мебель, металл әйберләр ясаячаклар. Тәүлеккә 480 кубометр бетон әзерли торган завод булачак.Болар инде хыял гына түгел, ә чынлап тотынган эшләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре