erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча судында яңа җитәкче

Арча район башлыгы Илшат Нуриев яңа җитәкчегә, коллективка уңышлар теләде.

19 августта Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев район судының яңа җитәкчесен тәкъдим итте.

Илгиз Гыйлаҗев Арча район суды коллективына әйбәт эшләүләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде. Ул коллективны Арча район судының яңа рәисе Марс Наил улы Миндубаев белән таныштырды.

Марс Миндубаев 1965 елда Үзбәкстан ССРда туган. 1990 елда Караганда дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1991 елдан эчке эшләр органнарында эшли. 1995 елдан 2002 елга кадәр Татарстанның Менделеевск районы прокуратурасында тикшерүче, Казанның Мәскәү районында һәм Казан прокуратурасында өлкән тикшерүче. 2002 елдан 2008 елга кадәр Татарстан һәм Мари Иле прокуратуралары органнарында эшли. 2008 елда Алабуга районы һәм Алабуга шәһәрендә җәмәгать судьясы. 2013 елдан Татарстан Югары суды судьясы. Балык Бистәсе районында суд рәисе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Арча район башлыгы Илшат Нуриев яңа җитәкчегә, коллективка уңышлар теләделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X