erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча Укучылар сараенда

Велотуризм. Бу кызыклы!

"Үзәк территориаль иҗтимагый үзидарәсе" җирле иҗтимагый оешмасы Арча Укучылар Сарае белән берлектә «Велотуризм спорты –яшьләр сайлавы» проектын тормышка ашыру өчен Президент фонды грантын отты. Грант акчасына 11 велосипед сатып алынды. 6 март көнне проект кысаларында укучылар сарае тренерлары Фәрит Минхәиров  һәм Ленар Сафин Арча шәһәренең 13 баласына велосипедта фигуралы йөрү буенча осталык дәресе үткәрделәр. Проектта 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәр теләгән һәр бала катнаша ала, исегезгә төшерәбез, мастер-класслар шимбә көнне Арча Укучылар сарае спортзалында узачак, ә май аеннан дәресләр стадион территориясендә велополигонда узачак. Барлык теләүчеләрне Велотуризм спорты –яшьләр сайлавы" проектында катнашырга чакыралар.

     

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X