erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча урман хуҗалыгында 1,7 миллион стандарт утырту материалы үстерелгән

«Арча урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомникларында утырту материалына инвентаризация төгәлләнгән.

«Быел барлыгы 1,7 миллион кәлшә һәм үсенте үстерелде, шулардан 1,3 миллион данәсе – нарат, 239 мең – чыршы, 204 мең – карагай, – дип сөйләде «Арча урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең урманнан файдалану буенча инженеры Илсөяр Сәләмова. – Утырту материалларының әлеге күләме киләсе елда урманнарны яңадан торгызу өчен җитәрлек булыр тора».

Мәсәлән, 2020 елда урманчылык территориясендә 50 га мәйданда урман культуралары утырту, 85 гектарда яр-сыза агачлары утырту,  220 гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Питомникта үсемлекләрне карау эшләре хәзер дә дәвам итә. Шушы көннәрдә профилактика максатларында ылыслы токым үсентеләренә гөмбә авыруларына каршы сиптереп чыктылар», – дип өстәде Илсөяр Сәләмова.

https://minleshoz.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1852321.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X