Реклама
Болай эшләсәң әйбәт икән.
Фото Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән
Татарстан «Арча урман хуҗалыгы» белгечләре питомникларда «кар каралту» буенча эш башкарган – кар капламы тизрәк эреп бетсен һәм туфракта дым саклап калу максатларында чәчү бүлекләренә көл сибеп чыкканнар.
«Эшләр Балтач һәм Сурнар кишәрлекләрендәге питомникларда үткәрелде. 4,5 гектар мәйданда барлыгы 1,5 тонна көл кертелде, 13 кеше җәлеп ителде», – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Нияз Сәлахов. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге процедура шулай ук утырту материалының төрле авырулар йоктыру куркынычын да киметә, «кар каралту» кояш яктысының чагылышын киметергә ярдәм итә
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-arca-urman-xualygy-belgeclare-kar-karaltu-buenca-es-baskargan-5852871
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз