erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Арча xәбәрләре" хәбәрсез югалган якташларны табыша

Бүген редакциягә Арчада яшәүче Борщов Владимир Александрович рәхмәт әйтергә керде.

Ул газетабызда басылган исемлектән Бөек Ватан сугышында үзенең хәбәрсез югалган җизнәсе Королев Михаил Петровичны табып алган.

- Ул минем әниемнең апасы Нина түтәйнең ире. Сугыш башлангач та Арчадан фронтка алынган һәм беренче көннәрендә үк хәбәрсез югалган. Әлегә кадәр без аның язмышын белмәдек. Сезнең ярдәм белән аның 1941 елның августында Ленинград өлкәсенең Красногвардейск шәһәрендә урнашкан хәрби госпитальдә яралардан вафат булуын ачыкладык. Бик зур рәхмәт сезгә, бу изге эшегезне дәвам итегез, - диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Без үз чиратыбызда якташларыбыз турында мәгълүматлар җибәргән Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепановка рәхмәтле. Шушы көннәрдә ул безгә сугышта һәлак булган 17220 якташыбызның исемлеген җибәрде. Анда бәлки сезнең дә хәбәрсез югалган туганыгыз бардыр. Кереп карагыз әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X