erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча ярминкәләренә 20 ел

Ярминкәләргә танышлар белән очрашу өчен генә дә барырлык.

Бу юлы да Расих: “Мондый салкынча көндә кешеләрнең күңелен күрмичә булмый бит инде”, – дип дәрт өстәп йөри иде.

Узган шимбәдә Арчада узган ярминкәдә күп танышларны очраттым. Бер очрашу бер гомер, диләр бит. Шунысына күңел булды, район газетасын укыйлар, минем “Журналист блокнотыннан” дигән сәхифәләрне көтеп алабыз, диләр. Үзләре белән булган кызыклы хәлләрне дә сөйләп алдылар. Мин аларны киләчәктә  кулланырмын да әле.

Ярминкәләргә әнә шул танышларым белән очрашу өчен генә дә барырлык. Әле менә Арчада 20 еллар элек башланып киткән ярминкәләрне искә алдык. Үзенә күрә зур вакыйга булган иде ул. Колхозлар исән, Арчаның үзендә дә халыкның  терлекне күпләп асраган вакыт. Арча бистәсендә генә дә биш көтү чыга. Райком секретаре, судья һәм  башка түрәләр дә чиратлап көтү көтә. Шәрык өлешендә генә дә көтүдә 200дән артык сыер һәм тана йөри. Без үзебез дә өч эре мал асрадык – сыер, кышлаган тана яки үгез һәм быел туган бозау.

Малны асрау җиңел түгел, сыеры булган кеше бәйләп куйган кебек – аны калдырып кунарга кунакка да бара алмыйсың. Эре малга азык та мулдан кирәк.

Менә шундый шартларда башланып китте Арчада ярминкәләр.  Печән, салам, бозау алырга теләгән халык кичтән килеп чират алып куя  иде. Ярминкә көнендә урамнарда Сабантуйдагы кебек халык. Бик матур бәйрәмгә әверелеп китте ул ярминкәләр.

Ул еллардагы кебек булмаса да, бүген дә кеше аз түгел ярминкәләрдә. Дөрес, хәзер салам, печән, бозау эзләп йөрүче юк инде. Арчаның үзендә сыер асраучылар 2–3 кеше генә калды, дип беләм. Ә бозауны китереп бирәбез дигән белдерүләр газетаның һәр санында басылып тора.

Егерме ел элек Арчада ит тә сатып алып булмый иде. Хәзер кибетләр генә дә дистәләгән. Ул ярминкәдә нинди итләр генә юк! Мөгезле эре терлек, куян, каз, үрдәк, күркә...

Кечкенә генә малай русчалап, татарчалап: “Карп балыгы алыгыз, бик тәмле!” – дип кычкырып тора. Арчалар рәхәтләнде Удмуртиядән килгән карп балыгын алып. Кемдер тозларга, кемдер кыздырып ашарга ала. Әле иртән генә судан чыгарганнар, фермерлар үрчетә икән карпны. Бер машина балыкны сатып та бетерделәр. Килосы 170 сумнан. Мин дә кызыгып алдым, чыннан да бик тәмле, ләм-мазарда ятмаган инде болар. Арча халкының балыкка (карп балыгына) “сусаганын” күреп,  тагын киләбез дип киттеләр.

Бәрәңгене дә бик яратабыз. Егерме ел эчендә күпләр терлек асрауны ташлаган кебек, бәрәңге дә утыртмый башлады. Урта Аты авыл җирлегеннән бер шәхси хуҗалыктан алып килгән бәрәңгегә ияләр бик тиз табылды. “Тагын бер рейс ясарга туры килде” , – диде ул соңрак  очрашканда. Бәрәңгесе дә кызыгырлык иде шул. Өлкән яшьтәге хуҗабикә бәрәңге үстерү серләрен белә, һәр елны әйбәт уңыш ала. Бер белеп алган кешеләр аның өенә килеп тә алалар икән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Егерме ел эчендәАрчабыз сандугачы Расих Галимҗанов кына  үзгәрмәгән, һаман шул Расих, Расих кайда – шунда җыр, кайда җыр – шунда Расих, дип язганым бар иде инде.

– Егерме ел элек син кайда идең, Расих?” – дип сорадым.

– Мин ул вакытта чүәк фабрикасында эшли идем, – диде ул. –Һәр ярминкәгә чакыралар, Казанда Чехов базарында үткән ярминкәләрдә дә тырышып-тырышып җырладым.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X