erid:2VtzquqpS7d
Арча ЗАГСында йөзенче бала теркәлде
Арча яңалыклары

Арча ЗАГСында йөзенче бала теркәлде

Бүген, 10 май көнне, Арча ЗАГСында теркәлгән йөзенче сабый бала тудыру йортыннан чыгарылды.

Ул бәхетле гаилә - Илшат һәм Зөлфия Җәләевлар гаиләсе. Алар өченче нарасыйларын алып кайттылар.

Питомникта яшәүче күпбалалы гаиләне район башлыгы Илшат Нуриев та котлады. Ул "ТАССРның 100 еллыгы" билгесен, сертификат, балаларына бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Тигез, тыныч тормыш теләп калабыз сезгә, хәрмәтле Җәләевлар.


Арча Арча районы 100-летие ТАССР

Нет комментариев