Реклама
Нәтиҗәләр сөендерерлек түгел
Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик рейд үткәргәннәр. Нәтиҗәләре бик үк сөендерерлек түгел. Рейд барышында гына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 16 кешегә беркетмә төзелгән. Спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырып юлга чыккан бер шофер тоткарланган. Мондый рейдлар киләчәктә дә даими үткәреләчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз