erid:2VtzquqpS7d
Арчада 4 айда 28 җинаять кылынган
Арча яңалыклары

Арчада 4 айда 28 җинаять кылынган

Бер көндә мошенниклар тарафыннан алданган 5 очрак теркәлде

Арчада үзеңне изоляцияләү чоры таләпләрен үтәмәүче 154 кешегә беркетмә төзелгән.  

 - Суд карары нигезендә шәхси эшмәкәрләр Шәйхетдинова һәм Әмирфатовка 30ар мең, кибет мөдире вазыйфаи зат Эсауловага 10 мең сум штраф салынды, - диде Арча эчке эшләр бүлеге начальнигы Айдар Баһавиев  Арча муниципаль районында коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм контрольдә тоту чараларын тормышка ашыру буенча Оператив штаб утырышында, - Җинаятьләр саны артты. "Алсу" кибетенә керделәр, Түбән Мәтәскәдә крестьян-фермер хуҗалыгын бастылар. Караклар кайнар эздән тотылды. Мошенниклар бик күпкә артты. Мирҗәмнән 1962 елгы бер кеше, Симетбаштан берәү мошенниклар корбаны булды. Бер көндә мошенниклар тарафыннан алданган 5 очрак теркәлде. 4 айда 28 җинаять эшләнде. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев